#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Исән булсам - язармын!”

последние и лучшие новости искусства в мире

35-3Ялутор районының Киров исемендәге колхозында иң яхшы сыер савучыларның берсе булган, яшьләр остазы, «Фидакарь хезмәте өчен» медале, «В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан», «Хезмәт ветераны», «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Социалистик ярыш җиңүчесе» билгеләренә лаек булган Нәркис Әхмәдулла кызы Хөснетдинова Аслана авылында яши. Аның 30 еллык хезмәт биографиясе колхоз белән бәйле. Терлекчелек эшендәге тырыш хезмәте өчен ул Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша һәм бүләк сыйфатында «Цхалтубо» ял йортына юллама ала. Нәркис апаның остазлары - колхозның танылган сыер савучылары Бану Мөстәкыймова, Хөсни Дәүләтшина, Мәүлия Янабаева.

Алар яшь сыер савучыга сыерларны карарга, ашатырга һәм дөрес итеп саварга өйрәтәләр. Ул чакта алар сыерларны өч тапкыр кулдан савалар. Нәркис Әхмәдулла кызы җәен көймәләрдә Тубыл елгасының икенче ярына сыер саварга йөрүләрен, аннан соң сөт белән тулы флягаларны көймәдә кире бу як ярга кайтаруларын, «Куян» кушаматлы үгезгә төяп, әлеге сөтне тапшырырга алып барганнарын сагынып һәм көрсенеп искә ала. Ул чакта көтүчеләргә эшлисе икеләтә авыррак була: хайваннарга чебен-черкиләр кара болыт булып ябырылалар. Ул чакта канэчкеч бөҗәкләр бөтен тәнен тешләп бетергән көтүчеләр - Мөхтәр Хәлиловка, Әбрар Аликашевка карыйсылары бигрәк тә кызганыч була. Ә бит аларга шул хәлдә дә көннәр буе колхоз сыерларының көтүе артыннан йөрергә туры килә. Кышын сыерларны фермада тоталар.

Нәркис Әхмәдулла кызының балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килеп, авыл тормышының авыр хезмәте белән иртә таныша ул. Әтисе Әхмәдулла Хәмитов, колхоздагы бердәнбер ветеринар, фронтка киткәндә, Нәркис апага сигез яшь тә булмый әле. Өйдә әнисе дүрт бала белән кала. Әтиләреннән аларга бер генә хат килә. Үзенең хатында ул исән калса, тагын язарга вәгъдә иткән була. Әмма, кызганычка, әтиләреннән башка бернинди дә хәбәр булмый - ул Ленинград янындагы каты бәрелешләрдә хәбәрсез югала. Әхмәдулла абый шактый белемле кеше була, фронттан язган бердәнбер хатында яраткан балаларына багышлап шигырьләр дә язган. Нәркис апа әтисенең хатын саклап кала алмавына әле дә үкенә. Әмма шигырь юлларын ул яттан яхшы хәтерли. Чөнки әлеге хатны ул сигезенче сыйныфка кадәр үзе белән йөртә, китап эченнән чыгарып кат-кат укып, күңеленә сеңдереп куя. Үзенә адресланган юлларда:

“Әткәм минем чәчләремне
Өчтән-дүрттән үрдергән.
Бар баласы арасыннан

Бик яратып үстергән
”, - дип язылган була.

Ә бу юлларны әтисе олы кызы Саҗидәгә багышлый:

“Бакчадагы алмагачны
Чыгам да, кисәм әле.

Вакытлыча авырлыкка
Ничек тә түзәм әле.”

Кече улы Фаризонга:

“Әткәм мине кулына тотып
Югарыга күтәрсен.

Минең зур булып үсүне
Тизрәк кайтып күрсен!”
- дип яза.

Әнисе дә, башка хатын-кызлар кебек үк, таңнан таңга кадәр эшли. Һәм, кызганычка каршы, балаларын бөтенләйгә ятим итеп, нык салкын тидерү сәбәпле, 1946 нчы елда үлеп китә. Бәхетләренә, аларның сыерлары, яхшы күңелле күршеләре һәм туганнары була. Бераздан ятимнәрне әнисенең кече сеңлесе - Әминә апалары үзенә яшәргә алып кайта. Ул вакытка Әлмөхәммәт җизнәләре дә хезмәт армиясеннән кайтып төшә. Менә шулай солдат Әхмәдулланың балалары үсеп җитеп, шәхси тормышларын коралар. 1952 елда Нәркис апа авылдашы Миннегалим Хөснетдиновка кияүгә чыга. Ярты ел яшәгәннән соң, тормыш иптәше армия хезмәтенә китә. Ә яшь киленгә олы яшьтәге әнисен һәм әбисен карарга туры килә. Өч елдан ире туган авылына кайткач, зур йорт салып чыгалар һәм бер-бер артлы балалары дөньяга килә. Билгеле, Нәркис апаның балаларын назлап озак утырырга мөмкинлеге булмый, нибары егерме көн декрет ялында утыра да, янә фермага сыерлары янына эшкә йөгерә. Терлекчелектә эшләгән елларда данлыклы сыер савучыга өч фермада эшләргә туры килә. Авыр физик эшне хатын-кыз үз җилкәсендә тоя. Бераздан соң гына эшләре җиңеләя төшеп - саву аппаратлары, техника белән җиһазландырылган фермалар барлыкка килә.

Нәркис һәм Миннегалим Хөснетдиновлар дүрт кыз һәм өч ул тәрбияләп үстерәләр. Ире вафатыннан соң Нәркис апа Илчан улы белән янәшә яши. 7 бала, 19 онык, 18 нәбәрәсе булган хөрмәтле Нәркис Әхмәдулла кызы - менә дигән хуҗабикә дә әле. Хәтта хәзер дә, олы яшьтә булуга карамастан, үз хуҗалыгын үзе карый. Аның ишек алдының бөтен җирендә гөрләп чәчәкләр үсә, әйләнә тирәдә бары чисталык һәм матурлык кына! Бакчасында үзе үстергән җиләк-җимешләрдән кайнатмалар пешереп, яшелчәләрдән кабымлыклар ясый. Ә инде бераз ял иткән арада, ул догалар укый, бала-оныкларына, барлык туганнарына, авылдашларына тынычлык һәм иминлек тели, Аллаһы Тәгаләдән җирдә сугыш һәм ачлык, ялангачлык, төрле газаплар булмасын дип ялвара.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836