Материалы

Искә алдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

27-322 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Бу көнне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта безнең ил 27 миллионлап кешесен югалткан.

Бу көнне без сугыш кырларында батырларча һәлак булган, госпитальләрдә яралардан үлгән, концлагерьларда ятканнарның барысын да искә алабыз.

Мәңгелек хәтер һәм дан аларга!

Төмән районы, Шыкча авылында әлеге истәлекле датага битараф булмаганнар бүген мемориалга килеп, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар, шулай ук сугыш кырыннан кайтмаган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында Төмән районы башлыгы Светлана Иванова, Шыкча хакимияте башлыгы Рәис Әминов, авыл Думасы рәисе Гүзәлия Муллачанова һәм Төмән муниципаль районы администрациясе ветераннар советы вәкиле Дмитрий Ярунов катнаштылар.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума