#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Искер-җыен” фестиваленең гала-концертында

последние и лучшие новости искусства в мире

30-10“Искер”дә узган фестивальдә ярышып, югары урыннар алган җырчылар һәм төркемнәр “Синтез”да узган гала–концертта катнаштылар. Бәйрәм сәхнәсеннән “Наследие” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова себер татарларының милли традицияләрен торгызу һәм мәдәниятен саклауда ярдәм күрсәткән коллегаларына, шәхси эшкуар, меценат Дамир Ибраһимовка, 10 ел дәвамында бергә булган волонтерларга, иҗат кешеләренә чиксез рәхмәтләрен белдерде һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдиновның котлау хатын укып тамашачыларга ишеттерде.

Аннары күп еллар “Искер-җыен”га ярдәм иткән, шәһәрнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы полковнигы Юрий Хохонинга тиешле булган Бөтендөнья татар Конгрессының ”Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен” медален, аның бу көннәрдә генә вакытсыз дөньядан китү сәбәпле, мәрхүмнең коллегасына тапшырды. Луиза ханым: ”Юрий Николаевичның татар халкы өчен изге эшләре онытылмаячак. Ул илен, якташларын, эшен яратып эшләде, ярдәмчел булды. Бу медальне аның гаиләсенә җиткерәбез”, - диде һәм бер минут тынлык игълан итте. Һәм шундый ук медальне 25 ел дәвамында өлкә сәхнәләребездә халык, эстрада җырларын башкаручы, “Искер–җыен” фестивалендә беренче дәрәҗәдәге Лауреат дипломы белән бүләкләнгән, танылган “Сандугач” ансамбле җитәкчесе Зөһрә Кожевниковага да тантаналы рәвештә тапшырды. 30-11Луиза Алимчан кызын, “Искер-җыен”ның ярдәмчеләрен, катнашучыларны, шәһәр халкын сәхнәдән өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева котлады. Ул: “Татар халкы бердәм, дус, ярдәмчел, тырышлар”, - дип, өлкәдә күп милли татар оешмалары булганы башка милләтләр өчен үрнәк дип, алдагы эшләрендә дә уңышлар теләде һәм “Искер-җыен”ны үткәрүдә ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Бөтендөнья татар Конгрессы вәкилләре Марат Гатинның, Булат Рәхимҗановның котлау теләкләре яңгыравы, алар алып килгән Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасының атказанган җырчысы Айдар Габдиновның, танылган нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллинаның, Новосибирск шәһәре милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Рәшидә Хәмзинаның, жюри рәисе, Татарстан Республикасының атказнган мәдәният хезмәткәре, Семей шәһәренең татар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Габделхак Ахунҗановның милли рухлы котлауларын тамашачылар да дулкынланып тыңладылар. Гала-концертта катнашучыларны шәһәр һәм районнардан килгән тамашачылар алкышлар белән каршы алдылар. Кече һәм урта яшьтәге катнашучылардан 1нче дәрәҗәдәге Лауреат дипломнары һәм бүләкләр - Айдар Ниязов, Алинә Сәйфетдинова, Данияр Исхаков, Надежда Балицкая, Гөлнара Хәйруллинага тапшырылды. Өлкән яшьтәге катнашучылардан 1нче дәрәҗәдәге Лауреат дипломнары белән Нәфисә Тузмөхәммәтова, Гыйззат Әминов бүләкләнделәр.30-12 Икенче урынга кече һәм урта яшьтәгеләр арасында Зилия Колмәмәтова, Римма Хәйруллина, Фәрит Корманов; өлкән яшьтәге катнашучы үзешчән артистлардан Нәркис Нигъмәтуллин, Әлфинур Латыйпова, “Нур” иҗат төркеме лаек булдылар. 3нче урынга кече яшьтәге катнашучылардан Айгөл Уразова, Дания Хәмзина, Оскар Галиуллин; өлкән яшьтәгеләрдән- Зафура Гыйззәтуллина, “Яңарыш” төркеме, Мәрфүзә Мортазина һәм Роза Яхина чыктылар. Махсус бүләкләр, дипломнар белән Гали Сәитов, шагыйрь Әлмөхәммәт Хәбибуллин, ”Тодес” бию төркеме бүләкләнделәр. Гран-при дипломына һәм бүләгенә җыр һәм бию башкаручы, оста алып баручы Казан кунагы Гөлнара Хәйруллина лаек булды. Күңелләрдә матур хисләр калдырган, дүрт сәгатькә якын барган “Искер-җыен” фестиваленең гала-концерты тамашачылары артистларны көчле алкышлар, җылы теләкләр белән озаттылар.

Римма УМИТБАЕВА.
Гали СӘИТОВ
фотолары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836