Искердә җыенда

последние и лучшие новости искусства в мире

33-4Илебезнең төрле почмакларыннан килгән кунаклар «Искер-җыен» XIII нче халыкара фестиваленә Тубыл шәһәре янында урнашкан Себер ханлыгы булган Искер җиренә җыелдылар. Биредә, гадәттәгечә, зур сәхнә куелган, мәйдан буйлап милли йортлар (подворьелар) урнаштырылган, төрле бәйге-ярышлар өчен аерым урыннар булдырылган. Сәүдә нокталары эшләп, бәйрәмгә килүчеләрне тәмле сый-нигъмәтләр белән сыйларга әзер иделәр. Искер җиренә аяк басучылар беренче булып төзелеп торучы мәһәбәт мәчеткә кереп садака салдылар, музейда булып, борынгы экспонатлар һәм дә Күчем ханлыгы тормышын чагылдырган картиналар күргәзмәсе белән таныштылар. Кояш та кунакларның күңелен күреп, көнозын елмаеп кына торды.

Бәйрәм чарасын күренекле җирле җырчыбыз Җәмилә Мирасова «Изге Сүзге моңнары» җыры белән ачып җибәрде. Аннары фестиваль оештыручысы - «Наследие» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова халыкны сәламләп, сәхнәгә хөрмәтле кунакларны чакырды. Котлау сүзләре белән өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева, Тубыл район хакимияте башлыгы Леонид Митрюшкин, шәһәр Думасы депутаты Андрей Ходосевич, шәһәр хакимиятенең мәдәният һәм туризм буенча департамент җитәкчесе Анастасия Ионина, шәһәр иҗтимагый палатасы рәисе Василий Кожедуб, Россиянең Азия өлеше мөселман диния назәрәте рәисе Нәфигулла Аширов һәм себер татарларының гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче Татарстан, Казахстан, Тыва республикалары, шәһәрләреннән килгән күренекле вәкилләр чыгыш ясадылар. Аларга һәм «Наследие» оешмасы башкарган эшләрдә олы ярдәм күрсәткән якташларга Луиза Алимчан кызы Рәхмәт хатлары тапшырды.

33-5Олы эшкә фатиха биреп Ялутор шәһәре мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов азан кычкырып, дога кылды.

Тантаналы өлештән соң зур сәхнәдә җыр-бию, фольклор, бәет, мөнәҗәтләр башкару буенча бәйге башланды. Икенче төркем жюри әгъзалары мәйданга юл алдылар. Биредә алар татар өйләренә кереп халык көнкүреш әйберләре, һөнәрләре белән танышып, милли ризыклар белән сыйланып, җыр-биюләр карап күңелле мизгелләр кичерделәр. Сорокина авыл хакимиятенә караган авыллар делегациясен Сәет авылы активисты Нәфисә Тузмөхәммәтова җитәкләгән. Алар жюри әгъзаларын гармун, җыр-биюләр белән каршы алып, 14 төр себер татар ашы белән таныштырдылар. Сетово авылының «Татар йорты»нда 12 төр ризык әзерләгәннәр. Хәтта элекке себер татарларының көндәге ризыгы – пәтер дә бар иде. Биредә алар кызыксынучылар өчен кул тирмәне белән он тарту, юкәдән күлә сугу, балчыктан кирпеч ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Себер татарларының гореф-гадәтләрен, кәсебен, мәдәниятен, тарихын тулы чагылдырган Ялутор шәһәренең күренекле «Сандугач» җыр ансамбле (җитәкчесе З.Кожевникова) тәкъдим иткән йорт 1 дәрәҗәдәге Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Алар кунакларны 5 төрле балыктан пешергән «патша ухасы» һәм 14 төр ризык, үлән чәй белән сыйладылар. Шулай ук «Эш беткәч... Су буенда» дип исемләнгән фольклор композициясен уйнап, беренчелекне алдылар.

33-6«Милли кухня» буенча 1 урынга Төмән районы, Муллаш мәдәният йортында эшләп торучы «Хәзинә» (җитәкчесе Т.Назметдинова) ансамбле чыкты. Декоратив-кулланма иҗат эшләре буенча Мәрьям Күчемова, Зөлфия һәм Рият Мөхәммәтчановлар (Нефтеюганск шәһәре) югары урыннарга лаек булдылар.

Тарих фәннәре кандидаты, язучы, күренекле җәмәгать остасы Фәүзия Бәйрәмова җитәкчелегендә эшләгән жюри әгъзалары нәфис сүз осталарын бәяләделәр. Биредә җирле шагыйрь Хәлил Вагайлы (Төмән) алга чыкты.

«Сәхнә иҗаты. Инсценировка» номинациясендә Нәфисә һәм Нәчиб Тузмөхәммәтовлар, «Сәхнә иҗаты. Театраль күренеш» жанрында «Ак калфак» татар хатын-кызлары клубы (Омск) беренчелекне алдылар.

Иң оста ялгыз җыр башкаручылар дип Илчан Хөснетдинов (Ялутор районы, Аслана авылы), Диана Алиева (Яңа Атьял), Илнара Абдрахипова (Төмән районы), Гүзәл Мәчитова (Түбән Тәүде районы), Авид Тәүләтбакиев (Тубыл), билгеләнделәр. Ансамбльләр арасында Аслана мәдәният йортының «Тамаша»сына, Казахстанның «Дуслык» халык ансамбленә тиңнәр табылмады. Бәет башкаручылар арасында Алисә Баганаева (Тубыл), Әлфинур Латыйпова (Ялутор районы, Аслана) 1 урынны алдылар.

33-9Инструменталь жанр буенча «Төмән нурлары» (Төмән) яшь курайчылар ансамбле, бию ансамбльләре арасында «Айнур» татар бию ансамбле (Томск), «Вокал. Дуэт» жанры буенча «Иртеш моңнары» дуэты (Тубыл), «Төер» дуэты (Новосибирск өлкәсе), биючеләрдән Дания Хәмзина (Новосибирск өлкәсе) җиңү яуладылар.

Иҗади бәйгеләрдән башка спорт ярышлары да уздырылды. Көрәш буенча Усман Назыровка тиңнәр табылмады.

Фестивальнең кульминацион өлеше дип зур мәйданга Күчем хан белән атка атланган Сүзге бикәнең һәм аларның хезмәткәрләре килеп керүләрен әйтеп була. Бу тамашаны күреп, тарихи геройлар белән фотога төшеп калырга теләүчеләр саны бик күп булды.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума