Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Истә калырлык кичәләр

последние и лучшие новости искусства в мире

21-5Безнең Вәчир авылыннан 54 кеше сугышка китте. Бик күп авылдашларыбыз кире әйләнеп кайтмадылар. Якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен гомерләрен биргән авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык.

Еллар уза, бөек батырлыкның тере шаһитләре - ветераннар саны кими, шулай ук аларның сәламәтлекләре дә яхшыдан түгел. Ләкин дәһшәтле сугыш вакытында хезмәт итеп, безгә Җиңү алып килгән батырларның исемнәре мәңге онытылмас. Ул замандагы һәркемнең язмышы охшаш, яшьлек елларында ачлык, ятимлек ачысын кичергән тыйнак матур әбиләр, хезмәт ветераннары арасыннан безнең авылда Кәбирә Барсукова калды.

Аңа быел 90 яшь тулды. Аның хезмәте, сабырлыгы өчен баш иябез. Ходай биргән гомерендә бала-оныкларының олы ихтирамын, игелеген күреп яшәсен. Сәламәтлек, озын гомер телибез.

Мәктәптә Җиңү бәйрәменә багышланган дәресләр һәм класстан тыш чаралар югары дәрәҗәдә бик кызыклы итеп оештырылды. “Хәтер сәгате. Тыл ветераны белән очрашу” дигән класстан тыш чара Кәбирә апайның өендә үтте. 8 нче сыйныф укучылары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кәбирә апай үзенең башыннан үткәннәрне искә төшерде. Чараны Сайния Садыйкова оештырды. 7-10 сыйныф укучылары белән Гөлбану Барсукова рус әдәбиятыннан Светлана Алексиевичның ”Соңгы шаһитләр” китабы буенча укучылар конференциясе үткәрде. Алсу Барсукова 8-11 сыйныфларда “Солдат киемендәге шигырьләр”, мин 5-6 сыйныф укучылары белән “Алар мәңге үлемсез” әдәби музыкаль композицияләрен, 9-10 сыйныфларда Әскәр Айдуллин тарих фәненнән “Истәлек вакыт белән көчле” дип исемләнгән ачык дәрес уздырдык һәм китапханәче Вәгыйзә Айдуллина бик күп күргәзмәләр әзерләде. Әскәр абый дәрескә Гөлфара Азанованы чакырган иде. Гөлфара апаның бабасы 7 ел сугыш кырында булган, Алимчан Турышев бабайның сугыш вакытында күргәннәре, кичергәннәре турындагы истәлекләрне сөйләде. Сафура Моталипова 2-4 сыйныф укучыларына “Таня Савичеваның көндәлеге” темасына дәрес, Әлфия Айдуллина 1-11 сыйныфлар арасында “Йөрәктәге истәлек“ хәрби-патриотик җырлар һәм шигырьләр конкурсы оештырдылар. Заида Барсукова белән Г.Барсукова 1-11 сыйныф укучыларына “Сугыш авазы йөрәкне кузгата” темасына бердәм батырлык дәресе, Римма Янгучина 3-6 яшьлек балаларга “Без бу истәлеккә тугрылыклы” темасына класстан тыш чараны уздырды. Без кечкенә балаларның җырлауларына гына түгел, биюләренә дә шаккатып, сокланып утырдык. Бу кичәне башлап оештыручы җитәкчебез Гөлбану Шакир кызына, барлык укытучыларга, укучыларга, әти-әниләренә исәнлек-саулык, уңышлар телибез.

Гөлшат ТУРЫШЕВА, Тубыл районы, Вәчир авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836