Материалы

Истәлекләрем

последние и лучшие новости искусства в мире

Эт картайса – койрыгын сөйрәр, адәм картайса – үткән гомерен сөйләр, дигән әйтем бар.

Мин, Әмир Сафиулла улы Юскаев, Төмән районы, Талымхан авылында 1937нче елның 19 ноябрендә якты дөньяга аваз салганмын. Миңа – 4 яшь, энем Камилгә – 2 яшь, ә кече энебез Шамил әниебез карынында тумыйча калган.

Зур тормыш юлына аяк басабыз дип йөргәндә, уйламаганда Германия иле сугыш башлады, дип сөйли иде әниебез. Аңа ул вакытта 28 яшь булган.

Әтиләребез “Кызыл Байрак” исемле колхозда кунып-төнеп печән чапканнар, чөнки юл бик начар булган. Менә шул печәнлектән өйләренә кайтармыйча сугышка җибәрәләр. Әтиебез 1942 елның февраль аенда хәбәрсез югала.

Әниебез авыл кырда башка хатын-кызлар белән урак ура, көн дә эштә, ярый әле әтинең әнисе - дәү әниебез безне кечкенә чагыбызда карашкан, соңыннан дәү әниебезне кызы Ямбайга алып китә.

Әниебез эшкә киткәнче авыл күлдән көянтә белән су ташып куя иде. Ул вакытта кое булмаган. Әниебез тавыклар, сыер да саклаган, чөгендер, кишер утырткан. Эшкә китәр алдыннан яшелчәләрнең чүбен утарга, өйгә плитәгә аш пешерергә, утын кертеп куярга куша иде, эштән кайтуына барысын да эшләп куябыз. Кайтса иң беренче өйгә кермичә, эшләгән эшләребезне тикшерә. Сабыр холыклы, туры сүзле һәм таләпчән иде әниебез. Искә төште: әниебез бәрәңге боткасын өчебезгә дә аерым табакларга салып бирә, ашап бетермәсәк боткаларыбызны ябып куя, ачыксагыз ашарсыз, дип, ялынып-ялварып тормый иде. Күпмедер уйнаганнан соң, өйгә кереп кулларыбызны юып суынган боткаларыбызны ашап бетерәбез.

Сыер булгач, печәне дә кирәк, печәнлеккә үзе белән безне дә ала. Кыш җиткәч, печәнне тәртнәгә төяп әниебез алып кайта иде, ә утын әзерләү бик авыр булды. Каенны егып, аны ваклап кисеп, ярып әйбәтләп өябез. Кипкәч, кышын тәртнәгә төяп ташыйбыз. Җәй көне коры ботакларны үзебез ясаган арба белән курага ташып өеп, әниебезгә эштән кайтуына әзер булсын дип өйгә кертеп тә куя идек.

Кайдан килгән соң әниебезгә бу кадәр тырышлык, түземлек? Ул бөгелмәде, сыгылмады, төшенкелеккә бирелмәде, аның зарланганын ишетмәдек.

Безнең яшәгән йортыбыз бер бүлмәле булган, өйдә артык әйбер булмаса да, озын гына урын бар иде. Өйнең түбә такта аргалыгы түбәнрәк, шул аргалыккка әниебез нечкә чыбыкчык кыстырып куя. Өчебез дә шаярып зыян да ясап куябыз, аргалыктан шул чыбыкны ала да, җиңелчә генә тиереп куя. Без тезелешеп урынга утырабыз, ә күзләребез шул чыбыкта, янәсе тагын тимәсен.

Безнең яшәгән урамыбызда балалар күп иде. Төрле уеннар уйный идек. Кайберләре: пәйтүк (туп) сугу, сага ору, шәргәли-мәргәли, ә туп сукканда олылар да уйнап китәләр иде.

Тагын бер күренешне язмыйча булдыра алмыйм. Түбән Тәүде районының Эске авылында әниемнең бертуган абыйсы Әхмәтгали бабаның олы кызы Мәрзия апа белән тормыш иптәше Йосыф җизни яшиләр. Минем 60 яшьлек юбилеема килгәннәрендә алар: “Кәлимә әбәм (әниебез) туган авылы Эскегә килсә, безгә керә иде, аралашып яшәдек”, - дип сөйләгәннәр һәм әнинең аларга сөйләгән сүзләрен искә алганнар: “Тормыш юлым бик катлаулы булды, мин балаларым өчен генә яшәдем, алар миңа булыштылар. Бер көнне эшкә чыкмыйча бәрәңге казып, бераз он кушып икмәк пешереп, су ташып мунча ягып, кер юып, ул керләрне элеп йөргәнемдә бригадир кереп килмәсенме! Минем бер көн эшкә чыкмаганга оятсыз итеп сүгенде, түзә алмыйча еладым”.

Безнең яши торган өебез тузган иде. Әниебез бер ападан иске булса да өй сатып алган, акчаны әниебезнең бертуган энесе Салих абый биргән. Бу өйдә безнең балачагыбыз үтте.

“Балаларым зурайгач, көн дә күл буена барып шатлыгымнан елап кайта идем”, - дип сөйли икән әниебез Мәрзия апабызга.

Мин Талымхан башлангыч мәктәбен тәмамлап, Ямбай җидееллык мәктәбендә белем алдым. Укырга мөмкинлек булмагач, җиде сыйныфны тәмамлап, үземнең туган авылымда төрле эшләрне башкарырга туры килде.

Колхоз-совхозда шактый еллар эшләгәннән соң, мине авылда клуб мөдире булып эшләргә чакырдылар, шулай итеп 1963-1969 елларда шул вазифаны башкардым.

1969-1970 елларда Талымхан авылы радиочелтәрендә һәм линия монтеры булып күп еллар радист булып эшләгән Зиннәтулла абый Речапов белән бергә эшләдек.

Түбән Тәүде районының Лесозавод авылында Төмән өлкәсендә эшли торган киномеханикларның категорияләрен күтәрү курсларында бер ай укыттылар. Мин дә шул курска эләктем. Анда Каскараның атаклы киномеханигы Геннадий Касьянов та бар иде. Бер ай укыганнан соң имтихан биреп, таныклыкны кесәгә тыгып, авылга җиткәнче җәяү кайттым, чөнки бер машина да артымнан җитмәде. Бу 1965 елның 27 май көне иде.

Элекке мәчетебез клуб булганнан соң, мин анда клуб мөдире булып эшли башладым, соңыннан үзем укыган мәктәп клуб булды. Авылыбыз җитәкчесе Шамил Юскаев булышлыгы белән Каскара янындагы Велижан авылыннан иске булса да бура алып кайтып, аны клубыбызга корама итеп киноаппаратный ясап куйдык. Әлбәттә, Шамил Сәйфулла улы эшчеләр бирде, яшьләр дә булыштылар. Ярты айда барлык эшләрне бетереп, Төмәнгә авылдан машина алып район киночелтәренә барып киноаппаратура, экран, кино билетлары һәм кирәк-яракларны алып кайтып, киномеханик булып эшли башладым. Эшләгән дәверемдә күп тырышырга туры килде. Җитәкчебез Шамил Сәйфулла улы бөтен мөмкинлекләре булган заманча зур клуб төзетте, зур тамаша залы, сәхнә, артистлар бүлмәсе, медпункт, китапханәсе дә бар иде. Киноаппаратный кирпечтән салынган иде. Тагын яңа агач клубта эшли башладым. Мин эшләгән киноаппаратура “Украина ПП-16-3” дип атала иде, Каскара киномеханигы Геннадий Касьянов ярдәме белән зур киң экранлы икенче киноаппаратура алып килделәр, шулай итеп ике төрле аппаратурада эшләдем. Бирелгән планны үтәү өчен Төмән өлкә кинопрокатына барып Индия, башка илнең киноларын да алып кайта идем. Мин планны 140, ә бер айда 220 процентка үти идем. Тырышлыгым өчен “Коммунистик хезмәт алдынгысы” билгесе бирделәр, “Районның алдынгы киномеханиклары” Мактау тактасында минем дә фоторәсемем эленеп торды.

Үзебезнең Каскара совхозына яңадан кергәч, мине Төмәнгә газослесарьлыкка бер айлык курска укырга җибәрделәр, укып кайткач, 20 ел буена - лаеклы ялга чыкканчы эшләдем.

Бу язмамны балаларымның, оныкларымның кызыксынып сораулары буенча яздым.

Әмир ЮСКАЕВ, Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума