Материалы

Истәлекле фоторәсем

последние и лучшие новости искусства в мире

28-470 ел элек төшерелгән бу фоторәсемдә Талымхан авылы балыкчыларын күрәбез. Җәен-кышын, язын-көзен минем авылдашларым балык тотканнар. Сазлыклар-күлләр арасында урнашкан авылыбыз тирәсендә 25кә якын күл бар. Аның һәркайсының үз исеме, легендасы.

Борынгы Талимхан бабаебыз 435 ел элек эзәрлекләүдән качып хәзерге авыл урынына килеп урнашкан. Бу табигать почмагы аны балалары, хезмәткәрләре белән үз кочагына алган. Шуннан бирле балык тоту халкыбызның төп шөгыленә әйләнгән. Авыл күленә илебезнең төрле почмакларыннан балыкчылар килгәннәр, монда ял иткәннәр, ярышлар үткәргәннәр.

Авыл күлендә төшкән бригада белән Әбделхак абый Мәхмүтов җитәкчелек иткән. Фотограф абый кояш батмаганда килгән. Олы яшьтәге Хәбисә әби бригадир янына килеп утырган, үз янына калган кызларны һәм егетләрне җыйган.

Әле ауларны җыеп бетмәгәннәр, анда төрле балыклар ята: табан, карабалык, алабуга, чабак.

Гөлзифа апа Мөхәмәдьярова беренче булып басты, аннан соң Мөхтәбәр, Сабирә, Тимербикә, Хәмидә, Шәмсинур, Зәкинә, Фәрхениса, Мәрчәнә, Мәсрүрә, Мансура, Мәрьям апалар килеп утыралар. Яшь кызлар ап-ак шәлләр ябынган, үзләре чибәрләр. Әле 18ләре дә тулмаган кызларга һәм егетләргә 1 метрга якын бозны тишү куркыныч түгел. Алар, 1941-1945 нче сугыш елларында әти-бабайлары, абыйлары сугышта дошман белән көрәшкәндә, ачлык-ялангачлыкны җиңеп, авыру-зәхмәтләрне кичергәннәр. Авыл табигате Талымхан балаларын саклап калган. Алар мәктәптәге укулардан соң, укытучылары Мәрьям Ибраһимова белән печәнлекләрдә, фермада, басуда эшләгәннәр, күлдән балык тотканнар, аны тозлап, киптереп тапшыру пунктларына озатканнар.

Биктимер абый Кәримов, Хәсән абый Зәлилов җиргә ятып төшкәннәр, алар янында Мөхүпчамал апа Хәнәфиева, аңа быел декабрь аенда 96 яшь тулачак. Рәсемдәге кешеләрне таныткан Зәкинә апа Сабировага – 91 яшь. Ул бүгенге көндә исән-сау, кызлары янында Төмән шәһәрендә яши. Ул ак мамык шәлдә, утыручылардан бишенче кеше. Балыкчы апалар һәм абыйлар сул якка карап, бер минутка тынып калганнар. Аларның күзләренә әллә сугыштан соңгы бәхетле еллар күрендеме? Барысы да озын гомерле, күп балалы булдылар, совхозда эшләп, лаеклы ялга чыктылар.

Шушы фоторәсемдә төшкән кешеләрне тануда ярдәм иткәннәре өчен мин Бүләк Юскаева, Шәмсибану Сагутдинова, Зәкинә Сабирова апаларга рәхмәтләремне белдерәм.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума