#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Июль җитте, җәй бетте?

последние и лучшие новости искусства в мире

Бетми генә торсын әле! Июль ае – җәйнең уртасы. Өлгергәнен урнаштырасы бар, үсә торганын ашлыйсы, сирәклисе, саклыйсы... Кыскасы, эшнең иге-чиге юк.

Июль ахырларыннан башлап, августның уннарына кадәр суган белән сарымсак өлгереп җитә. Суган өлгерүнең төп билгесе – кыяклары җиргә ята башлый. Әгәр дә бу вакытка кадәр алар әле егылмаган булса, кыякларын җиргә бөгеп, тамырларга туклыклы матдәләрнең килүен киметәләр. Шул рәвешле, суганның өлгерүен тизләтәләр. Кайбер бакчачылар суганның төбен дә ачалар. Һәркемнең үз сере инде.

Тик бернәрсә бәхәссез – суганны казып алганчы ике атна буе су сипмәскә һәм төбен йомшартырга кирәк. Халыкта хәтта: «Ике тапкыр чылатканчы, бер тапкыр йомшарту яхшы», – дигән сүз дә бар. Суганны көннәр коры торганда йолкыйлар. Йолкыганнан соң аны биш-алты көн түтәлендә калдырсаң яхшы (һава торышы яхшы булса, билгеле). Кояш нурлары сугандагы гөмбә авыруларын юк итә, кояшта кипкән суган кыш көне яхшы саклана. Кыягын да ашыгып кисәргә кирәкмәс. Суган муены тәмам ябылганнан соң гына кыякны – 6 см, тамырын 1-2 см чамасы калдырып, кисәләр.

Бушап калган түтәлләргә горчица, фацелия, арыш ише сидератлар чәчеп куярга мөмкин. Көз көне аларны чабып, җиргә күмдерәләр.

Бакчачының тагын бер «баш авыруы» – өлгереп килүче җиләк-җимешне кошлардан саклау. Алар тыйнаклык саклап тормыйлар шул, өлгергән бер җиләкне чүпләп кенә торалар. Боларны куркыту өчен безгә чипсы каплары кирәк булачак. Буш капларның ачык авызын аска каратып, киң скотчның бер читенә ябыштырабыз да икенче чите белән кайтарып каплыйбыз. Өркетү җайланмасы әзер. Аны агач ботакларына бәйләп куябыз.

Бу айда башкарасы тагын бер мөһим эш – бакча җиләген күчереп утыртуга әзерләнү. Үсемлекләрне әле августта гына күчереп утыртырбыз, ә менә җирен хәзердән үк әзерләп куйсаң яхшы. Чүп үләннәре азрак үсә, кояш нуры күбрәк карый торган тигез җирне казып, үлән тамырларыннан җентекләп арындырабыз. Тырма белән тигезләп, август аена кадәр җирне чабылган печән белән күмеп торабыз. Дымы очып бетмәсен өчен шулай эшлибез. Кемдер агроспан (лутрасил да диләр) белән дә каплый икән. Җирне казып кую белән генә эш бетми, уҗымны да әзерли башларга кирәк булачак. Җиләкләрне җыеп бетергәч, үсемлекләр, «мыек җибәреп», бәби үсентеләр үстерергә керешә. Әнисенә иң якын торган үсентенең төбенә балчык өеп, тамырландыра торыйк. Калган үсентеләрне өзеп алабыз. Әгәр дә утыртасы урыныгыз күп булып, үсентеләр җитмәс дисәгез, тагын берәрне калдырырга мөмкин.

Чәчәкләрне дә онытып җибәрмик. Июль аенда лалә, нәркис, сөмбел (гиацинт) кебек, суганчалы гөлләрне казып алып, суганчаларын киптерергә кирәк. Лаләләрне – ел саен, нәркисләрне 3-4 елга бер казып алалар. Күчерергә кирәк булса, ирисләрне дә хәзер күчерсәң яхшы.

Борчак утырткан булсагыз, аны да кышка әзерләп куйыйк әле.

Ярты литрлы банкага 300 г чистартылган яшел борчак алына. Маринад исә 1 литр суга берәр чәй кашыгы тоз белән шикәр исәбеннән ясала. Кузагыннан араланган борчакны кәстрүлгә салып, маринад коябыз да, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, утны мөмкин кадәр кысып, 20 минут пешерәбез. Борчакны сөзеп, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Маринадны ике кат марля аша сөзеп, тагын бер кайнатып чыгарабыз да, борчак өстенә агызабыз. Банкаларның капкачын бормый гына 20 минут су «мунчасында» тотабыз. Аннары капкачын борып, салкынча урынга җыеп куябыз.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836