#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изге бурыч

последние и лучшие новости искусства в мире

10-5Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Төмән районының Акъяр мәдәният һәм ял үзәгендә зур тантана үткәрелде. Бик әзерлекле, нәтиҗәле чараның төп максаты – яшүсмерләр, балаларны абыйларының батырлык үрнәкләре белән таныштыру, патриотик рухта тәрбияләү, Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы икәнлеген аңлату.

Тантанада Әфганстанда хезмәт иткән, Төмәндә хәрби белем алган, суд приставы булып эшләүче Рәүф Садыйков бәйрәм белән тәбрикләп, хәрби хезмәте вакытында батырлыклары турында матур итеп сөйләде, мәдәният йорты директорына “Хәтер китабы” бүләк итте. Ул - Кызыл Йолдыз, III дәрәҗәдәге “Хәрби Көчләрдә Ватанга хезмәте өчен” орденнары, медальләр, күкрәк билгеләренә ия шәхес, “Сугышчан туганлык” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Төмән шәһәр бүлеге рәисе.

Әмир хәзрәт Балдин Корьән аятьләрен әйткәч, сүз миңа бирелде. “Дин әһеле буларак кына түгел, ил чиген саклаган ветеран буларак килдем”, - дидем. Акъярда әле күптән түгел генә вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмис Абайдуллин күрсәткән батырлыклар турында гаҗәпләнеп тыңладылар. Червишево хакимияте җитәкчесе Михаил Капустин да тәбрикләүләрен юллады. Аңа ныклы элемтәдә эшләүне дәвам итәргә дигән теләк белән истәлекле китап тапшырдым.

Хәрби киемдәге чик сакчылары, курсантлар хәрби кораллар, сугыш экспонатларын күрсәттеләр. Алар турында берникадәр аңлатып, сөйләп киткәннән соң, кайберләрен киеп фоторәсемгә  төшәргә теләүчеләр дә табылды. Ветераннар советы җитәкчесе Зөлфирә Сергеева өлкәннәргә бүләкләр таратты. Аннары чәй эчү оештырылды. Фирдания Ихсанова, Розалия Кәримова, Роза Казакеева матур концерт әзерләгәннәр.

Друганова авылы халкы да шундый әһәмиятле чараны үзләрендә оештыруны сорады. Икенче көнне анда да шундый ук очрашу узды.

Әлеге очрашулар яшь буын күңелендә тирән эз калдыра, Ватаныбызны саклауда үзләреннән өлеш керткән каһарманнарыбыз белән танышырга, аларга сораулар бирергә мөмкинлек тудыра.

Фатыйх хәзрәт Гарифуллин сөйләгәннәрне Гөлнур ВӘЛИЕВА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836