#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изге гамәл

последние и лучшие новости искусства в мире

2нче сентябрь көнне мөселман дөньясында бөек бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме башлана, һәм ул, шөкер, һәр ел зурлап уздырыла.

Изге бәйрәм шатлыгын уртаклашырга теләгән һәркем өчен мәчет ишекләре белән беррәттән, татар гаиләләренең йорт ишекләре дә ачык.

Безнең Тубыл районы, Сабанак авылы мәчетендә Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә Аллаһы йорты шыгрым халык белән тула һәм һәр атна җомга көне, җомга намазлары да тиешенчә зур хөрмәт белән үткәрелә. Рәхимҗан хәзрәтебезнең белемле, киң күңелле, шәфкатьле улы Шәриф хәзрәтнең вәгазьләрен тыңлап, җылы мөгамәләсен тоеп зур канәгатьлек белән таралышабыз.

Мәчеттә 14нче июль көнне җомга намазында катнашкан 25ләгән кешегә Рәхимҗан хәзрәтебез Мәскәүдән, Нәфигулла Ашировның Ураза бәйрәме бүләге дип җибәргән Коръән китапларын тапшырды. Ул бүләкне күз карасы кебек саклау белән чикләнмичә, гарәпчә укырга өйрәнергә, өйләребездә дәрәҗәле урында саклап, балаларыбызга, оныкларыбызга да аның әһәмияте, сихри көче һәм файдасы турында сөйләргә өндәде.

Мәчеткә даими йөрүче хатын-кызлар вәгазь, намазларны тыңлап, хәер-садакаларын тапшырып, күңелләренә рәхәтлек табалар.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, мәчет караучы Кафия Айнатулла кызы һәр кешене ачык йөз белән каршы ала. Мәчет эчендә, аның тирәсендә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Атна саен мәчеткә йөрүчеләргә рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Алар: Мәүчидә Абдулла кызы, Җәүһәрия Лотфулла кызы, Бану Насыйбулла кызы, Әнисә Фәйзулла кызы, Сафура Таир кызы, Тимербикә Сәлим кызы, Сәхирә Миркасыйм кызы, Сатирә Измаил кызы, Сания Мөхәммәтбаки кызы, Зифанур Хәлим кызы, Миңнурый Зәйнулла кызы, Рәшидә Корман кызы улы Илгиз белән, ир затлардан – Шамил Вәли улы, Рафил Хөтчәтулла улы, Ильяр Мансур улы, Санниково авылыннан йөрүче Рият Хәкимҗан улы һәм башкаларга. Ногмановлар нәселенең дингә карашы, бу юлдагы саваплы эшләре зур хөрмәткә лаек. Рият муллабыз бу тирәдәге татар авылларында аш мәҗлесләрен үткәрә, фанидан киткәннәрне дә озатуда зур эш башкара. Пушнаш авылында төзелгән мәчеттә дә җитәкчелек итә, ләкин йөрүчеләрнең булмавы борчый аны, ә якты өметен барыбер өзми. Мең рәхмәтләр төшсен үзенә.

Мәрхүм Хәкимҗан Ногмановның оныгының улы Айвар Сүрия җирләренә ут эчендә хезмәт итеп кайта.

Дөрес тәрбия алган егет үз-үзенә “Әгәр исән-имин кайтсам, бу җирләрдән Сабанак мәчетенә бүләк итеп Коръән алып кайтып тапшырыр идем”, - дип сүз бирә.

Менә шулай егетнең изге нияте, якты хыялы тормышка аша. Мәчет өчен бу бүләктән дә зуррак бүләк, хөрмәт булуы мөмкин түгел. Рәхимҗан хәзрәтнең шатлыгы, горурлыгы эченә сыймый, безгә һәрберебезгә үрнәк алырга, тотып карарга рөхсәт итте. Рәхмәт, Айвар, киләчәк тормышыңда сәламәтлек, бәхетле, иманлы озын гомер Аллаһы Тәгалә насыйп итсен дигән теләкләр юллыйбыз сиңа.

Хөрмәтле дин кардәшләр! Корбан бәйрәме мул һәм юмарт булсын, һәрбер җан иясенә Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатенә, изге эшләрегездә ярдәменә лаек булып яшәргә язсын! Илләр имин, дөнья тыныч булсын!

Телне, динне, милләтне саклауда зур урыны булган мәчет эчләре буш тормасын дигән теләктә калам.

Рәшидә БАКИЕВА, ветеран укытучы.
Тубыл районы, Маслау авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836