#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изге җирдә фестиваль

последние и лучшие новости искусства в мире

27-8VIIнче халыкара тарихи-мәдәни мирасның “Искер-җыен” фестивале кысаларында себер татарларының тарихи башкаласы Искер җирендә үтәчәк бәйрәмгә төрле яктан кунаклар агылды. Алар арасында Казахстанның Семей каласыннан, Татарстан Республикасыннан һәм башка җирләрдән килүчеләр дә бар иде.

Кереш өлешендә Ялутор шәһәре мәчете имамы Раил Мәхмүтов изге эшне башлауга багышлап Коръән сүрәләре укыгач, Тубыл мәдрәсәсе директоры Абдуллаҗан Алеев монда күмелгән изгеләр турында сөйләп китте. “Искердә Зәнки бабаның нәбәрәләре: Айкани, Бири, Назар, Шәрпәти шәехләр күмелгән каберләрне хөрмәтләп сакларга тиешбез”, - диде ул.

Фестивальне ачу Тубыл районы башлыгы урынбасары Марат Бакиевка, Коммунистлар партиясенең Тубыл шәһәр комитеты беренче секретаре Юрий Юхневичка, Казахстанның Семей каласындагы “ХАК” татар һәм башкортлар ассоциациясе президенты, жюри рәисе Габделхак Ахунҗановка, Төмән шәһәре Думасы депутаты, себертатар автономиясе җитәкчесе Динар Абукинга, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, композитор Фәнилә Хәбировага тапшырылды (рәсемдә). Фестивальне оештыручы - “Мирас” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинованы Юрий Балеславович үткән юбилее белән тәбрикләде һәм күрсәткән хезмәтләре өчен РФ компартиясенең истәлекле билгесен тапшырды.

Программада концерт чыгышлары белән бергә катым аш, чәйханә һәм музейның тантаналы ачылышы, милли музейлар бәйгеләре, уеннар, кичке учак янында очрашу каралган иде.

Шулар турында тулырак мәгълүмат алыр өчен җыенның төп оештыручысы – “Мирас” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдиновага мөрәҗәгать иттек.

- Ел саен фестиваль үтә, яңалыклар күрәбез, соңгы елда ниләр башкарылды, нәрсәләр эшләргә өлгердегез?

- Монда безнең бер максатка - Искерне саклау һәм тарихи һәйкәлләрне төзүгә юнәлдерелгән эшләр бара. Әлегә инвестор эшмәкәр Дамир Ибраһимов ярдәмендә чәйханә, музей, кунакханә, административ бүлмә урнашкан бинаны төзү һәм аның проект документларын булдыру, ике катлы, ике манаралы мәчет төзү урынын әзерләү эшләре барды. Тубыл шәһәрендә “Бәхетле” кафесын ачтык. Аның станаларында Искер рәсеме ясалган. Икенче елга кунак өен дә төзеп бетерербез, газлаштыру, су кертү мәсьәләре дә хәл ителер. Тагын да Тубылда Сузгун тавында 70 сутый җирдә нәкъ шундый “Сүзге” тарихи-мемориал комплексын булдыру турында уйланабыз. Әкренләп булса да, алга барабыз.

Музейның темасы: себер татар ханлыгы белән таныштыру. Монда Искергә багышланган уникаль экспонатлар урнаштырдык. Безнең рәссамыбыз Роза Әминованың изге җиргә багышлаган рәсемнәре урын алдылар. Хәзер кырда пылау пешерелә торган казан да бик кызыклы рәвештә безнең кулга килеп керде: “Матбугатта музей өчен кирәкле әйберләр җыябыз, дигән белдерүне укыгач, сезгә шалтыратырга булдым, - дип хәбәр итә бер урыс кешесе. – Сезгә бабам тапкан казанны бүләк итәргә теләр идем”. Димәк, без башкарган эшләр тикмәгә генә түгел, тормыш үзе безгә юнәлеш күрсәтә. Әле үземнең коллекциямдәге әби-бабаларымнан калган Искер мәчетенең гранит башы һәм алтыннан коелган алкалар савытын да бирергә уйлыйм.

- Финанс ягыннан меценат кына булышамы, өлкә хакимиятеннән, шәһәрдән, Татарстаннан ярдәм юкмы?

- Татарстан безгә күп ярдәм итте инде. Алар эшнең башында җирнең проекты документларын әзерләүдә нык булыштылар, безгә эшне башлауга нык этәргеч бирделәр. Безнең терәгебез барына ышандык. Ә өлкә хөкүмәте өлкә Думасы депутатлары Тамара Казанцева, Владимир Майер ярдәмендә үз өлешен кертте. Нәкъ менә төзелеш эшләренә дәүләт ярдәме турында берни әйтә алмыйбыз. Халык ярдәме бик зур, дияр идем. Берничә елдан бирле яшьләр, Татар Вагай мәктәбе укытучылары оештыру эшләрендә катнашалар. Ялутор мөселман идарәсенең дә катнашы алыштыргысыз.

Фестивальнең төп максаты: яшьләрне татар халкының гореф-гадәтләре, җырлары белән таныштыру, туган телгә мәхәббәт уяту, яшь башкаручыларны җәлеп итү, дип әйтеп үттеләр алып баручылар – яшь җырчы Гөлнара Хәйруллина һәм Тубыл егете Артем Рәхимов. Чынлап та, ел саен Искер җире милли киемле балалар белән гөрләп тора иде. Быел берничә җирдә өлкәдәге татарлар оештырган чаралар бу көнгә туры килгәнгә күрәсең, халык та, артистлар да азрак булды. 27-9Казан кунагы Фәридә Хәбирова, үзебезнең җырчы Луиза Сурметованың җырлаулары гына ни тора! Аларга Ялуторның «Сандугач»лары (рәсемдә), “Иртеш моңнары”, Г.Хәйруллина һәм башкалар кушылдылар. Теләүчеләр чәйханәдә адвокат, тарихны өйрәнүче аспирант Фәүзия Марганованың “Себертатар кызлары” күргәзмәсе белән дә таныштылар.  

Бәйрәмгә килүчеләр рәхәтләнеп ял итеп, аралаштылар, акрынлап булса да алга барган тарихи Искер җирендәге үзгәрешләргә сөенделәр.

Икенче көнне Тубыл шәһәренең “Синтез” мәдәният сараенда зал тулы тамашачы матур концерт карадылар, җиңүчеләргә, оештыруда катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836