Апрель 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бу көннәрдә “Илһам” яшь инвалидлар төбәк иҗтимагый хәрәкәте оешмасы рәисе Тимур Нигъмәтуллин белән кабат очрашып, киләчәккә планнары белән кызыксындык. Чөнки әлеге оешма өлкәдә бик күп төрле мөһим, кызыклы, файдалы, игелекле эшләр алып бара.
“Үткән елның октябрь аенда Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә Өлкәннәр көненә багышлап “Ветераннарга хөрмәт белән” дип аталган бәйрәм кичәсе уздырылган иде, - дип сүзен башлады Тимур. - Әлеге чара кысаларында ветеран оешмалары әгъзалары иҗади күргәзмәләрдә, “Нинди көй икәнен бел” интерактив уенында катнаштылар.
Алар өчен “Урал-себер чәчелмәсе” дигән мавыктыргыч мастер-класс оештырылды. Күргәзмәдә ветеран-осталар үзләре бәйләгән, теккән, төрле төстәге җепләр һәм сәйлән белән чиккән кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Шулай ук алар алып килгән кабымлыклар, кайнатмалар, салатларының рецептлары белән бүлештеләр. Әйтеп карагыз, әбиләребезнекедән башка тагын кемнең шундый тәмле тозлы кыярлар да, помидорлар була ала соң! Иң сәләтле һәм оста хуҗабикәләргә жюри әгъзалары Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әлбәттә, бу мизгелләр ветераннарыбыз күңелендә озакка сакланыр. Кемгә дә сер түгел ул, өлкәннәребез игътибарга бик мохтаҗлар, аларның сөйләрлек һәм бүлешерлек тормыш тәбрибәләре дә җитәрлек. Ә инде күңел байлыкларын сүз белән генә әйтеп аңлатып та булмый ул. Менә кемнәрдән без миһырбанлы, якыннарыбызга игътибарлы булырга өйрәнергә кирәк! Бу бәйрәм күпләр күңелендә җылы эз калдыру сәбәпле, әлеге чараны оештырган “Илһам”, “Альянс” иҗтимагый оешмалары, өлкә иҗтимагый палатасы, яшьләр эшләре буенча федераль агентлыгы, Үзәк округының ветераннар советы, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге тагын шундый очрашу оештырырыга булдылар. Хәзер инде “Ветераннарга хөрмәт белән” проекты күчмә проект булып, 11 июньдә Ялутор районының Аслана авылында уздырылачак. Район хакимияте һәм район ветераннар советы безнең идеяны хупладылар. Бу очрашу да зур бәйрәмгә әйләнәчәгенә шигебез юк. Бу бәйрәм календарьдә, әлбәттә, күрсәтелми, ул – һәр ветеран йөрәгендә яши”, - дип сөйләде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.