#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Иҗат кичәсендә

последние и лучшие новости искусства в мире

40-4Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә танылган спортчы, җырчы, музыкант, үзешчән шагыйрь, күренекле шәхес Әлмөхәммәт Хәбибуллинның иҗат кичәсе узды. Аны шәһәр Думасы депутатлары Михаил Никитин, Эдуард Мәхмүтов, филология фәннәре кандидаты Кашшаф Әминов котлап, яңа казанышлар һәм киләчәктә дә иҗаты гөрләп торсын, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Ул күп еллар шәһәрнең беренче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры булып эшли, шәһәрдә Авыр атлетика федерациясен оештыруга нигез сала. Аның җитәкчелегендә спорт белән шөгыльләнүче егетләребез Россия, Урал федераль округында узган ярышларда катнашып чемпион, спорт мастеры исемнәрен алалар. Алар арасында профессиональ спорт дөньясына аяк басучылар, бүген дә спортны ташламаучылар, спорт ярышларында җиңүчеләре дә бар: Александр Ковтунов, Артур Уразаев, Рөстәм Абдеев, Равил Хәбибуллин, Рим Колмәмәтов, Айдар Юнысов, Әнвәр Бәширов һ.б.

Кичәдә якын дустына җырлар бүләк иткән Октябрист Мәчитов: ”Әлмөхәммәт Хәбибуллинның хезмәт стажы 50 елдан артык. Ул физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен Мактау билгесе һәм шулай ук “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе, өлкә Думасының Рәхмәт хаты, өлкә спорт һәм яшьләр сәясәте департаментының, Тубыл шәһәре хакимиятенең күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Ул күпкырлы сәләт иясе. Ул - танылган спортчы да, музыка коралларында оста уйный, матур җырлый, рәсем дә ясый. Берничә шигырьләр җыентыгы басылып чыкканы һәркемгә билгеле. Туган телебез, туган ягыбызга багышлап язган лирик шигырьләрен бик яратып укыйбыз. Ул концертларда да катнаша. Бик милләт җанлы, күренекле шәхес, спортны үстерүгә, спортчыларны әзерләүгә һәм иҗади эшчәнлеккә зур өлеш керткән кеше ул”, - дип сөйләде.

Кичәдә Әлмөхәммәт Хәбибуллинның спорт өлкәсендәге уңышлары, шәхси һәм иҗади тормышы турында әңгәмә алып бардылар. Хезмәт ветеранына игелекле эшләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады, җырлар бүләк иттеләр. Чараны Илтус Уразмәмәтовның иҗат төркеме һәм Роза Яхина башкаруындагы җырлар бизәде.

Быел шәһәр күләмендә узган “Спорт элитасы” чарасында Әлмөхәммәт Хәбибуллинга һәм аның шәкерте Рим Колмәмәтовка шәһәр башлыгы Максим Афанасьев Рәхмәт хатлары тапшырды. Рим Колмәмәтов: Укытучым җитәкчелегендә спорт белән шөгыльләнеп, Россиянең спорт мастеры, өлкән яшьтәге төркем спортчылары арасында ике тапкыр Россия чемпионаты җиңүчесе, 18 һәм 23 яшькәчә спортчылар арасында Россия беренчелегенең ике тапкыр өченче призеры, җиде мәртәбә УрФО җиңүчесе булдым. Россия күләмендә узган ярышларда өлкән яшьтәге төркем спортчылары арасында 4 мәртәбә рекорд куйдым. Әлмөхәммәт абыйга аның яшь шәкертләре исеменнән рәхмәтебезне белдерәм”, - диде.

Рим Колмәмәтов кичәдә була алмаса да, тренерына олы хөрмәтен, котлауларын юллады. Аңа сәламәтлек, уңышлар теләде.

Себер-татар мәдәният үзәгендә узган кичә җылы атмосферада, матур һәм күңелле үтте.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836