Иҗатыгыз дәвамлы булсын!

последние и лучшие новости искусства в мире

39-7Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә ветеран укытучы, шагыйрә Галия Абайдуллинаның иҗат кичәсе үтте. Кичәгә шагыйрәнең дуслары, туганнары, аның шигырьләрен яратып укучы якташлары җыелдылар.

Галия Абайдуллинаны иҗат уңышлары белән кичәне оештыручы - мәдәният үзәге җитәкчесе урынбасары Наил Янишев котлап, Рәхмәт хаты тапшырды, Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифхәт Насыйбуллин, үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы, өлкә себер татар милли–мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова котладылар.

Тубыл шәһәре татар автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Шамратова җылы сүзләр белән котлап, Рәхмәт хаты һәм бүләкләрен тапшырды.

Хөрмәтле кунаклар арасында күренекле җәмәгать эшлеклеләре Әнәс Гаитов, Бәхтияр Агишев, Алсу Хәлитова, Эмилия Иванова, ветеран укытучы Гөлҗиһан Закирова, Роза Яхина да бар иде. Чараны оста алып барган Римма Шәрипова Галия Абайдуллинаның иҗаты турында сөйләде, программаны себер-татар мәдәният үзәге артистларының чыгышлары бизәде. Җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган кичәдә шагыйрә үзенең иҗатка килүе турында: «Шигърияткә миңа өлкә газетабыз «Яңарыш», аның беренче редакторы Азат Сәгыйтов, танылган язучы Якуб Зәнкиев юл ачтылар. Минем каләм тибрәтүем шулай башланды», - дип сөйләде. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә дә «Яңарыш» газетасында Галия апа Абайдуллинаның шигырьләре еш басылып килә.

Кичәдә эчтәлекле чыгышлар, шагыйрәнең шигырьләре яңгырады. Ихлас күңеле белән язган шагыйрәнең татар һәм себер татар телендә иҗат иткән шигырьләрен ветеран укытучы Алсу Хәлитова сөйләде. Хәлил Вагайлы үзенең шигырен укыды, аның башкаруында музыкаль бүләге дә кичәне бизәде.

Тубыллыларның сөекле шагыйрәсе Галия Абайдуллинаның иҗатына багышланган «Тел сагында торамын» дигән кичә күңелле, матур үтте. 30 китап чыгару бәхетенә ирешкән автор: «Бүгенге көндә тагы 3 китабым - Мәскәүдә, Төмәндә, Тубылда басылып чыгарга тиешләр. Соңгы «Көлтөргецләр мә, пелтергецләр мә?» дигән китабымда халык телендә сакланып калган Хуҗа Насретдин мәзәкләрен керттем. 50 данә белән басылып чыккан китапны укучылар яратып укыйлар, ул «Полиграфист» типографиясендә бастырылды. Киләчәк буын үзенең туган телен белсен, саклап калсын дип, шигырьләремне себер татар телендә дә язам», - дип сөйләде. Кичәгә килгән тамашачылар Галия Абайдуллинаның китаплары күргәзмәсен дә кызыксынып карадылар. Шигърият сөючеләр, шагыйрәнең иҗатын яратучы дуслары Хөсниҗамал Бухартдинова, Тимербикә Сәйфуллина, Гөлҗиһан Закирова һ.б шагыйрәгә киләчәктә дә тормыштан ямь табып, мәгънәле, матур шигырьләр иҗат итеп озак еллар яшәргә язсын дигән теләкләрен юлладылар.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума