Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Иҗатка илһам өстәүче китапханәче

последние и лучшие новости искусства в мире

40-7Китап – ул фикер йөртү алымы. Китапны һәрвакыт өстен куярга кирәк. Рухи байлыгыбызны китаплар белән тулыландырып, иҗатка илһам өстәп эшләүче китапханәчеләребез белән горурланабыз, аларга рәхмәт әйтәбез.

Китапханәче – үз эшендә очраклы гына хезмәткәр түгел, бу күркәм хезмәткә башкаларны да эзләнүдә җәлеп итәрлек, үзе дә яратып китап укучы шәхес ул.

Төмән шәһәренең Кырынкүл авылында урнашкан 52 нче мәктәптә 36 ел стажлы, тәҗрибәле, үз эше остасы китапханәче, технология фәнен укытучы Вәлимә Нәбиева шундыйларның берсе.

Без Вәлимә Нургали кызыннан хезмәте, үзе турында сораштык.

- Кырынкүл авылында күп балалы гаиләдә туып-үстем. 1986 елны Тубыл мәдәни-агарту училищесын тәмамлаганнан соң, Кырынкүл мәктәбенә китапханәче булып эшләргә кайттым. Березники, Ялутор районы, Сәел авылы мәктәпләре китапханәләрендә бераз эшләп алырга туры килде.

Кырынкүл мәктәбендә коллектив дус, монда гадел, тырыш, зыялы укытучылар эшли. Мин 5-7 сыйныф укучыларын технология фәненнән укытам. Тәнәфес вакытында китапханә балалар белән тула, аларның чыр-чу тавышлары гына ишетелеп тора. Башлангыч сыйныфлар укучылары программа буенча китаплар сайлыйлар, әкиятләр яраталар. Хәзер якты, төрле төсләргә буялган заманча кызыклы әкиятләр бастырыла, курчаклар, хайваннар формасында бар. Югары сыйныф укучылары да китап укый, гел телефонда гына «утырмыйлар». Уку әсбаплары, нәфис әдәбият җитәрлек. 2020 елда - 700, былтыр 1000 данә яңа китап кайтты. Китапханәгә газета-журналлар алдырабыз. «Яңарыш» газетасын үзен дә, электрон вариантын да яздырабыз, укытучылар да, укучылар да яратып укыйлар.

Биредә төрле чаралар үткәрәбез, балалар актив катнашалар. Дәресләрдә декоратив-кулланма сәнгать эшләре белән шөгыльләнәбез: тегәбез, тасма белән чигү чигәбез һәм башкасы. Бу көннәрдә тылсым (оберег) ясадык.

Әтием белән әнием Кырынкүл кешеләре. Әти – Нургали Арибулла улы, әни – Алия Хазбулат кызы Сабировлар. Әти Бөек Ватан сугышы, әни – тыл ветераннары булдылар. 10 бала тәрбияләп үстерделәр, мин унынчылары идем. Әни кибетче, әти балта остасы булып эшләделәр. Әти, әни, бер абыем, бер апам яныбыздан мәңгелеккә киттеләр. Без бертуганнар барыбыз да гаиләләребез белән Кырынкүлдә яшибез. Бер-беребезгә ярдәмчел, дус без, көн саен диярлек хәлебезне белешәбез.

Ялутор районы, Сәел авылы егете Хәлит Мансур улы Нәбиев белән гаилә кордык, бер ул һәм бер кыз тәрбияләдек, хәзер алты оныгыбыз бар. Сәелдә кайнанам – 100 яшьлек Фәрханә әни яши. Хәлен белергә еш кайтабыз, зиһене көнләшерлек, матур, тыныч картлык кичерә, - дип сөйләде Вәлимә Нургали кызы.

Кырынкүл мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова:

- Вәлимә Нургалиевна олы тәҗрибәле, тирән белемле китапханәче. Ул шәһәрнең башка китапханәләренең китапханәчеләре өчен дә мастер-класслар, укулар үткәрә, яшьләр өчен остаз. Коллективта абруйлы хезмәткәр, кешене тыңлый белә, төрле киңәшләр бирә, чын психолог, ярдәмчел, мәрхәмәтле, сабыр, тыйнак шәхес. Балаларны ярата, чын укытучы. Намуслы хезмәте өчен диплом-грамоталар белән бүләкләнгән. Җәен йортының кура-тирәсе шау чәчәктә утыра. Кулыннан ни генә килми, фантазиясе бай, балалар белән искиткеч гүзәл, сокландыргыч әйберләр ясыйлар. Коллегабыз белән чын күңелдән горурланабыз, - диде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836