Материалы

Иҗатлары төрле, уңышлары күп

последние и лучшие новости искусства в мире

4-5Хәсән белән Хөсәен Арангуловлар өлкәдә җырчы, композитор, рәссам, сөяктән сын кисүче оста, спортчылар буларак билгеле. Аларның иҗатлары төрле. Төмән өлкәсендә уңышларга ирешкән иҗат осталары Мәскәүдә узган сәнгать ассамблеясе нәфис иҗат буенча Россия кубогы халыкара бәйгесендә Тубыл шәһәренә багышлап язылган картиналары белән “Рәссамнар сәнгате” номинациясендә җиңү яуладылар. Аларның “Тубыл. Закат из прошлого” дип аталган рәсемнәре 2 нче дәрәҗәдәге диплом һәм һөнәр осталары арасында “Рәсем” номинациясендә лауреат дипломы белән бүләкләнә.

Узган ел Италиядә узган халыкара бәйгедә “Классик рәсем” номинациясендә “Тубыл. Теремок. Возрождение в мечтах” дип исемләнгән иҗат җимешләре аларга уңыш китергән иде. 2020 нче ел катлаулы һәм сынаулы булса да, Хәсән белән Хөсәен Арангуловлар иҗат дөньясында кайнап яшиләр. Алар Тубыл шәһәренең тарихи урыннарын, һәйкәлләрен, себер табигатен иҗат эшләрендә майлы буяулар, күңелләре белән сайлаган төсләр белән тасвирлыйлар. Бәйгеләргә махсус сайлап алган картиналары белән катнашып уңышларга ирешкән якташларыбызны котлыйбыз, киләчәктә дә яңа үрләр яулауларын телибез. Россия рәссамнар берлеге әгъзалары Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар уңышлары турында: ”Коронавирус пандемиясе сәбәпле, узган ел илебез халкы өчен җиңел булмаса да, тормышны туктатып булмый. Сынауларга бирешмичә алга таба барырга, онлайн форматта булса да узган бәйгеләрдә катнашырга кирәк. Сәнгать ассамблеясе нәфис иҗат буенча Россия кубогы халыкара бәйгесендә катнашып җиңү яулавыбыз безгә яңа мөмкинлекләр бирде. Хәзер без башка илләрдә узган иҗат бәйгеләрендә дә көчебезне сынарбыз. Бүген безгә кызыклы иҗади тематик конкурсларга чакырулар килә. Яңа елны иҗат бәйгеләрендә, ел дәвамында оештырылган спорт ярышларында, патриотик темага очрашуларда актив катнашып каршыладык. Көндәлек тормышыбыздагы иҗади юнәлешебезне туктатканыбыз юк. Аллам насыйп итсә, киләчәктә дә шулай булыр! Безгә рәсем ясау сәнгатенә мәхәббәт, кызыксыну уяткан остазларыбыз - танылган, тәҗрибәләре белән уртаклашкан рәссам Эдуард Тушаковка, сөяктән сыннар кисү остасы Минсәлим Тимергазиевка рәхмәтләребезне юллыйбыз”, - дип сөйләделәр. Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар ел дәвамында күп мәртәбә бәйгеләрдә дипломнар белән бүләкләнәләр. Сәләтле якташларыбызга иҗади уңышлар, яңа үрләр яулауларын телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума