Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Күбесе әйләнеп кайтмады”

последние и лучшие новости искусства в мире

10-8Төмәннең Кырынкүл авылында йөзеннән кояш кебек нур бөркелеп торучы ягымлы, сабыр әби яши. Хезмәт фронты ветераны Мәлгимә Зарип кызы Тайчетдинова (Айтмөхәммәтова) кебек балачаклары, үсмер вакытлары дәһшәтле сугыш елларына туры килгән апа-абыйларның язмышлары бердәй диярлек. Колхозлар оешып, тормышлар бераз җайга салынгач кына, сугыш башлана. Һәр көнне бер төркем ир-егетләрне елашып яуга озаталар. Күбесенә кайтырга насыйп булмый, сугыш кырында ятып калалар. Барлык эш хатын-кыз, үсмерләр җилкәсенә төшә...

- 1929 елны Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында тудым; җирле себер татары. Туганнарым - Айтумбитовлар, Асадуллиннар. Әниемнең исеме Нәгыймә иде. Әти 1942 елны авырып үлде. 1944 елны Кәлимә апам белән җизни мине Кырынкүлгә алып килделәр.

Киндерлегә тимер юл белән Ленинградтан ачлыктан хәлләре беткән балаларны китерүләре истә калган. Аларны Ямбай авылына озаттылар. Токымыбыздан бик күп ир-егетләр сугышка киттеләр, күбесе әйләнеп кайтмады. Туган туфрак, якыннар сагындыра, элек Киндерлегә еш бара идем. Авылдашым Халидә Фазлуллина белән Тарманда торф эшендә эшләгәнемдә еш очраштык, ул кибеттә сатучы иде. Аннан авыл хәлләрен сорашып тордым. “Яңарыш” газетасын беренче көненнән алдырам, яратып укыйм. Газета аша Киндерле һәм халкы турында хәбәрдар булам.

Кырынкүлдә Хөснетдин Шәрәп улына кияүгә чыктым, 4 малай, 2 кыз үстердек. Тормыш иптәшемнең яныбыздан мәңгелеккә китүенә дә 6 ел булды. “Березняковский” совхозында, аннары Тарманда торф эшендә, 9 ел сакчы булып эшләдем, шуннан “Хезмәт ветераны” исеме белән пенсиягә чыктым. Хөснетдин тракторчы булып эшләде. Балык тотарга яратты.

Хөснетдин белән кавышкан вакытыбызда каенатам исән иде, каенанам сугышкача алты малаен калдырып дөнья куйган. Иң кече уллары кечкенә вакытында тәрәзәдән егылып үлгән. Дүртесе сугышта катнашалар, Яхиятдин белән Савахетдин батырларча һәлак булалар. Каенатам Беломорканалда йөреп кайткан. Башак урлаган, дип яла ягалар, йортын тартып алалар, балалар мунчада яшәп кала. Ул авылда иң абруйлы кешеләрдән саналган. Тайган сөякне утырткан, мулла вазифасын үтәгән. Ул безнең белән яшәде, 1980 елны яныбыздан китте. Мәчеткә элек йөри идем, хәзер инде олыгайдым, баралмыйм, - дип сөйләде Мәлгимә апа.

Ул кызы Әлфия тәрбиясендә кадердә яши. Оныклар, аларның балалары арасында тыныч картлык кичерә. Сугыш елларында күрсәткән хезмәте өчен медальләргә лаек. Без аңа исәнлек-саулык, шатлыклы-куанычлы көннәр теләп калабыз.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836