Август 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл районы, Күкрәндедә Авыл көне беренче мәртәбә уздырылса да, ул зур әзерлек белән үтеп, авылга кунакларны өлкәнең төрле почмагыннан җыйды. Көн дә күкрәнделеләрнең изге ниятләренә фатиха биреп, матур булды. Бүгенге көндә клуб вазифасын башкарган элекке идарә бинасы кечкенә булу сәбәпле, урамда сәхнә ясалган. Шунда Төмән шәһәрендә яшәүче Фәридә Ермышеваның кул эшләреннән күргәзмә әзерләнгән иде. Бәйрәм чарасы авылның оста баянчы-җырчысы Зиннур Байнашев язган “Күкрәнде Гимны” җыры белән ачылды.
Чараны алып баручы Лиана Аллашева белән Әлмирә Ваһапова авыл тарихы, авылдашларының туган якка багышлап язган шигырьләрен кулланып чараны рус телендә алып бардылар. Сүз Кутарбитка авыл хакимияте башлыгы Светлана Каммерцельгә бирелгәч, ул күкрәнделеләрне бәйрәм белән котлап, авылның өлкән яшьтәгеләре – Бөек Ватан сугышы ветераны Азиз Ниязов, ветеран укытучы Сара Ермышева, тыл ветераннары Алия Ташбулатова, Рәшидә Фәезовага, шулай ук сугыш елы балалары, юбилярларга Рәхмәт хатлары һәм оештыручылар әзерләгән бүләкләрне тантаналы рәвештә тапшырды. Хакимият җитәкчесе үзенең чыгышында авылның чал тарихына кагылып, колхозлашу, сугыш чорында, илебезне торгызу елларында халыкның бердәм эшләп авыл данын күтәргән, сугышта һәлак булган горур халкын искә алып, авыл исемен дөньякүләм белдергән хөрмәтле шәхесләрне барлады. Киләчәктә дә авылның исеменә тап төшермичә, дус-бердәм яшәргә, булган проблемаларны уртага салып чишәргә дигән теләкләрен белдерде. Авылдашлары исеменнән күренекле җәмәгать эшлеклесе Булат Ташбулатов килгән кунакларга, матди ярдәм күрсәткән өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева һәм Төмән фанера заводы җитәкчесе Әлмирә Кәримовага рәхмәтләрен җиткерде. Аннары авылга багышлап язган шигырен укып ишеттерде. Үзенең шигырьләрен Фәрит Ермышев та авылдашлары хөрмәтенә тәкъдим итте.
- Бәйрәмне оештыруда Булат абый Ташбулатов бөтен көчен куйды, аннары һәр бәйрәмдә матди ярдәм күрсәтүче эшмәкәрләребез – Тимерхан абый Ваһапов, Марсель Рыханов, Илсур Мәүлетов, кунакларны үзләренең моторлы көймәләрендә каршы алып, озатып куйган – Рамил Әйтбаков, Карл Аллашев, Дамир Халиков, Илшат Риганов, Наил Мәүлетовларга, шулай ук бәйрәм концертын үткәрүдә төрле яктан ярдәм күрсәткән Байнашевлар, Ермышевлар һәм авыл халкына олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип сөйләде авыл старостасы Фәрит Ташбулатов.
Чыгышлар авыл, Кутарбитка клубы, Тубыл район мәдәният үзәге үзешчән артистларының матур җыр-биюләре белән бизәлеп барды. Нурхәят Шагбанова, Маннура Назырова, Зиннур Байнашев, Руслан Утяшев, “Шатлык” җыр ансамбле, авыл укучылары – Милена һәм Рината Сөләймановалар, Наилә Ташбулатова, Руфат Ибраһимов, Гөлфирә Рәхимбакиева чыгышларын халык бик яратап карады. Түбән Варта шәһәреннән килгән өч бертуган – Амалия, Сабрина һәм бөтенроссия күләмендә фестиваль-конкурслар дипломанты Ильяс Хәйрулловның профессиональ дәрәҗәдә башкарган җырларын тамашачылар көчле алкышларга күмеп, берничә кабат сәхнәгә чакырдылар. Концерт карап ләззәт алган тамашачыларга клубта “Иң тәмле ризык” бәйгесендә катнашып, оста пешекчене билгеләргә дә туры килде. Алар Зиннур һәм Илнур Байнашевлар пешереп китергән тәмле, өстәвенә матур итеп бизәлгән пылау, Гөлсара Байнашеваның диңгез балыгыннан ясалган пироглары, Маргарита Ибраһимова, Рафисә Назырова, Сәгыйдә Ниязова, Мәрвәр Әйтбакова, Розалия Аллашеваның бавырсак, пәрәмәч, урама, калачлары белән сыйланганнан соң: “Һәркемнең әзерләгән ашы тәмле, димәк – барысы да аш осталары!” – дигән нәтиҗә ясадылар. Сөйләшеп, аралашканнан соң, Зиннур Сәфәр улы кулына гармунын алып бию көйләрен сыздырып җибәргәч, түгәрәккә төшеп биючеләре дә табылды. Бәйрәм турындагы фикерләре белән кызыксынгач, Зиннур абый: “Беренчедән – читтә яшәүче авылдашларны җыеп, очрашу оештырган Булат Ташбулатов, авыл советы депутаты Фәрит Ташбулатов, клуб мөдире Нәчибә Ташбулатовага зур рәхмәт. Мондый чара бездә беренчегә үтә, бәлки, бераз килешмәгән яклары да булгандыр, ләкин сәбәп табылып, туган авылыбызга кайтучылар өчен бу мөһим түгел. Иң мөһиме – халыкны кузгаттык. Дөрес, читтә яшәүчеләргә җәен, юл булмагач, авылга кайтасы авыр. Самолет атнасына ике мәртәбә оча, ә су юлы белән кайтырга теләүчеләр, туганнары булмаса, 18-20 чакрым юлга кеше башына 1 мең һәм 10 литр бензин түләп кайтырга риза булалар. Бәлки киләчәктә Авыл көнен язга, мәсәлән, “Көлцән” бәйрәменә күчерергәдер?! Авылыбыз элек-электән өлкәдә үзенең күренекле шәхесләре белән абруй тоткан. Халкының хезмәт сөючәнлеге, бердәмлелеге, кунакчыллыгы белән дә аерылып торган. Бу сүзләрем һич тә нигезсез түгел – вакытында колхозыбызның Сталин премиясенә лаек булганы һәркемгә мәгълүм. Ә сугыш елларында авылга Украинадан элита сортлы бодайны үстереп үрчетер өчен яшертен алып килүләре дә, илебезнең безгә ышанычын кабат дәлилли түгелме ни?! Аннары авылдашларыбызның сөргенгә җибәрелгән калмак халкы белән нинди мөнәсәбәттә яшәгәннәрен дә онытырга ярамый. Сугыш бетеп, калмак халкына туган илләренә кайтырга рөхсәт бирелгәч, ничек бөтен авыл халкы аларны озатырга чыкканын өлкән буын әлегә хәтле искә алып сөйли бит. Мин үзем дә аларның кунакка килеп йөргәннәрен, аларны хөрмәтләп өйдән-өйгә кунакка йөртүләрен яхшы хәтерлим. Ә без ата-бабаларыбызның бу яхшы гадәтләрен лаеклы рәвештә саклап, киләсе буынга тапшырырга тиешбез.” – дип сөйләде. Аның сүзләренә Фәрит Нариман улы да кушылып: “Чынлап та, авылыбызның 400 еллыгына багышланган бәйрәм уңышлы үтте. Алар турында Зиннур Сәфәр улы әйтеп үтте инде. Мин үземнең теләкләремне җиткерим. Концерт программасының саф татар авылында рус телендә алып барылуын мин, кайчандыр югары дәрәҗәдә татар теле дәресләрен укыткан легендар укытучыларыбыз - Сара апа Ермышева һәм Фәүзия апа Гарифханованың йөзләренә кызыллык китерү дип кабул итәм. Аннары мине авыл мәктәбе укытучылары коллективының ваемсызлык күрсәтеп читтә калулары гаҗәпләндерде. Мондый хәлне безнең балачакта күз алдына китереп тә булмый иде. Чөнки укытучылар һәрвакыт авылның җаны булып, барлык чараларны да оештыра, катнаша иделәр. Кызганычка каршы, бу йола югала бара, - дип өстәде.
Аннары халык урамга чыгып, төрле ярыш-бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр оттылар. Бәйрәм кичке дискотека белән тәмамланды.
Рәүфә КАНГАЗИНА тексты.
Гөлсара БАЙНАШЕВА фотолары.