#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күренекле табиб

последние и лучшие новости искусства в мире

24-9Безнең героебыз – Тубыл шәһәрендә яшәүче күренекле, танылган, абруйлы, актив позицияле, югары категорияле табиб - Әминә Шәрип кызы Рашева. Замана хатын-кызлары арасында ул чибәрлеге, күркәм сыйфатлары белән үзенә тартып тора, табиблар арасында тирән профессиональ белеме, игътибарлылыгы, таләпчәнлеге, төгәллеге, авыруларга яхшы мөгамәләсе белән аерылып торган гүзәл зат.

Әминәнең ата-анасы, чыгышлары белән Вагай районыннан булсалар да, тормышның авырлыгы, төрле сәбәпләр аларны Тубыл шәһәрендә төпләнергә мәҗбүр итә. Гаиләдә бер-бер артлы ике егет һәм көтеп алган кыз бала 1951 елда дөньяга аваз сала. Аңа Әминә дип исем кушалар. Нарасый кыз кече яшьтән үк табиб булырга хыяллана, курчакларына укол куя, ага-энеләре белән “больница» уенын уйный.

Әминәнең укуга омтылышы бик зур була, уку җиңелдән бирелә. Мәктәп елларында һәрвакыт ботаника, химия фәннәреннән төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнаша, призлы урыннар яулый. Тубыл шәһәренең 13 нче мәктәбен гел “5” билгеләренә генә тәмамлый.

Балачак хыялын гамәлгә ашыру өчен 1968 нче елда Төмән медицина институтына укырга керә. Ул елларда конкурс бик зур була. Студент елларында да киләчәк табиб өлгерлек күрсәтә: яхшы укый, төрле конференцияләрдә катнаша, дус кызларына ярдәм кулын суза, белемен жәлләми. Кулына таныклык алгач, юллама белән Тубыл шәһәренә кайта. Ул һәркемгә игътибарлы, ярдәмчел, институтта алган белемен урынлы куллана белә, авыруларга диагнозны дөрес куя.

Медицина туктаусыз алга барган чорда да Әминә Шәриповна яңалыклардан калышмый, квалификациясен үстерә, белемен арттыра, коллегалары арасында үз тәҗрибәсе белән юмарт уртаклаша, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышлар ясый. Аның медицина өлкәсендә хезмәт стажы 40 ел. Ул уйлана, эзләнә торган шәхес. 5 ел Тубыл шәһәренең баш терапевты, инде 31 ел шәһәр поликлиникасының терапевт бүлеге мөдире, мактаулы җәмәгать эшлеклесе, шәһәр Советының депутаты итеп тә сайлана.

Әминә Шәрип кызының күңел җылысы авыруларга да, коллегаларына да җитә: төрле очракларда мәрхәмәтле, позитив карашлы, ярдәмчел булып кала белә.

Заман белән бергә атлаучы табиб гаиләсендә дә яхшы тәрбияче. Улы Фәрит, әнисенә охшап, мәктәпне дә, нефтегаз университетын да бик уңышлы тәмамлап, үз һөнәре буенча Төмән шәһәрендә эшли, яраткан әнисенең хәлен белешеп тора.

Әминә Шәрип кызы – хезмәт ветераны, гаилә архивында Мактау хатлары исәпсез-хисапсыз.

Хөрмәтле Әминә Шәрип кызын ихлас күңелдән медицина хезмәткәрләре көне белән тәбриклибез, саулык-сәламәтлек, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез.

Рауза САДЫКОВА, Гөлҗиһан ЗАКИРОВА – халык мәгарифе отличниклары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836