Материалы

“Күршедә кунакта” бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

29-3Иртәдән үк Аслана татар мәдәният үзәге каршындагы киң мәйданда күңелле көйләр яңгырый иде бу көнне. Тирә-якта төрле уеннар гөрли, бәйгеләр үтә, чыгыш ясаучылар тәбрикләүләрен ишеттерәләр. Урамда сатучылар тезелгән. Батутларда балалар күңел ача. Күршеләр һәм кунакчыллык бәйрәменә районның татарлар яшәгән 4 җирле идарәсеннән кунаклар килделәр: игенчеләр, хөрмәтле шәхесләр, иң яхшы иҗат коллективлары, спортчылар. Халкыбыз, спорт уеннарында катнашып, хәл җыйган арада һәркемне шунда ук учакта пешкән тәмле пылау белән сыйлыйлар.

Ялутор районының 95 еллыгына багышланган бу күркәм “Күршедә кунакта” бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Наталья Чекунова, яшьләр политикасы һәм спорт бүлеге начальнигы Ольга Большакова котладылар. Һәм Аслана авылы халкының эшчән булуларын, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә белүләрен билгеләп үттеләр.

Җыр-моңнар белән күңелне күтәреп, дуслар белән очрашып, бергәләшеп үткән эшләргә йомгак ясап, киләчәккә планнар корып бәйрәм итте халкыбыз.

Илчан ХӨСНЕТДИНОВ, Аслана татар мәдәният үзәге җитәкчесе,
Ялутор районы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума