#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Көтеп алган Сабантуй

последние и лучшие новости искусства в мире

26-316 нчы июньдә Тубыл шәһәренең Александр бакчасында милли бәйрәмебез - Сабантуй гөрләп узды. Шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казыймов бәйрәмгә фатиха биреп, догалар укып, сәхнә алдына җыелган тамашачыларга җылы теләкләрен теләде. Шәһәр башлыгы урынбасары Иван Нефидов, шәһәр Думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары Нурилә Шамратова, шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенең беренче җитәкчесе Әнәс Гаитов күпмилләтле шәһәр халкын бәйрәм белән котладылар. Алар гореф-гадәтләребезне саклап яшәгән тубыллыларга сәламәтлек, имин, тыныч тормыш теләделәр.

Быелгы Сабан туеның тантаналы өлешеннән соң дәвам иткән бәйрәм концертын Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиеваның, Тубыл шәһәре себер-татар, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәкләре артистларының, районнардан килгән үзешчәннәрнең чыгышлары бизәде. Бәйрәмнең сәләтле алып баручылары Лилия һәм Радик Фәизовлар гореф-гадәтләребезне саклап килгән Сабантуй белән котлап, шигъри юллар белән милли йөзебезне, телебезне сакларга чакырдылар. Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Марсельеза Ибукова Тубыл Сабан туенда катнашучы Татарстан кунагы Гөлшат Имамиевага, ел саен Сабан туенда катнашучы Айсылу Юнусовага Рәхмәт хатларын тапшырды. Алар: ”Төштән соң яңгыр сибәләп торса да, артистлар сәхнәгә елмаеп, балкып чыгабыз. Милли бәйрәмебез күңелебезгә шатлык алып килде. Безне берләштергән бәйрәм гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны оныттырмый”, - диделәр.

Сабан туенда олысы-кечесе уеннарда, аттракционнарда катнаштылар. Халык игътибарын милли көрәш үткәрелгән мәйдан үзенә тартты. Балалар өчен оештырылган уеннар, ярышлар, милли көрәш бәйрәмнең матур бер бизәге булып торды. Гран–при бүләгенә милли көрәштә җиңү яулаган Радмир Нәбиуллин лаек булды. Гер күтәрүдә беренче урынга Константин Вараксин чыкты. Сабантуй тамашачылары “Себернең бизәкләре” дип аталган кул осталарының күргәзмәсен кызыксынып карадылар. “Себер бавырсаклары” бәйгесендә катнашучылар арасында җиңүчеләр дә билгеләнде. 1 урынны Мәфрүзә Мортазина алды, икенче урын - Әлфирә Әхмәтуллинага, өченчесе Суфия Шәмсетдиновага бирелде.

Бәйрәм сәхнәсен берсеннән-берсе матур, талантлы чыгышлар бизәде. Мәктәп яшендәге балаларның чыгышлары концертка ямь өстәде. Мөселман киемнәрендә татар кызларының дефиледа катнашулары үзенчәлекле, матур күренеш булды. “Риана” сәүдә үзәге тәкъдим иткән никах күлмәкләрендәге кызларның чыгышларын тубыллылар җылы каршыладылар. Ел дәвамында көтеп алган милли бәйрәмебез җылы очрашулар, бәйрәмдә яңгыраган милли җырлар, биюләр, уеннар, спорт ярышларында катнашулар, аралашып, бергәләп бәйрәм итүләр белән истә кала. Яңгыр явып торса да, халык оештыручыларга җылы теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836