#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кабак кына димәгез

последние и лучшие новости искусства в мире

Кабакның 90 проценты судан торса да, анда күпләгән төр витаминнар, аминокислоталар, аксымнар һәм углеводлар бар. Дөресрәге, аның составы А, С, Е, D, РР, К һәм В төркеме витаминнарына, шулай ук сирәк булган Т витаминына бай. Кабакта фтор, магний, бакыр, кальций, цинк, марганец, фосфор, йод кебек минераллар да бар. Шуның өстенә, кабакны бүлмә температурасында сакларга була һәм шул шартларда да файдалы матдәләрен югалтмый. Кабакта каротин күләме кишердән биш мәртәбә күбрәк. Каротин организмда А витаминына әверелә һәм актиоксидант буларак хезмәт итә. Бу матдә күзләрнең сәламәтлеген саклый, җәрәхәтләрне, янган урыннарны, язваны төзәтә.

Кабакны ни өчен рационга кертергә кирәк

Кабак составында калийның күп булуы организмда сыеклык әйләнешенә уңай йогынты ясый, тәндә шешенүләрне булдырмаска ярдәм итә.

Аны түбәндәге төр авырулары булган кешеләргә кулланырга киңәш итәләр:

кан тамырлары чирләре булу;

йөрәк проблемалары (югары кан басымы);

утырып эшләү, иртән торганда җиңелчә шешенү.

Шулай ук гормоннар кулланучыларга, беренче чиратта, кортикостероидлар эчүчеләргә кабак куллану киңәш ителә. Бу вакытта кабак сидек кудыруга яхшы тәэсир итә, шуңа күрә ул бөерләр өчен дә файдалы, анда ташлар (оксалат, урат һәм фосфат) булдырмаска да ярдәм итә.

Кемнең липидограмма күрсәткечләре (югары «начар», түбән «яхшы» холестерин) бозылган, аларга да кабак табигый дәва чарасы буларак тәкъдим ителә.

Кабак ашказанын, эчәкләрне, үт куыгын сәламәтләндерә

Әлеге яшелчә шулай ук гастрит, язва авыруы, рефлюкс чире (кешедә сару кайнау булганда) һәм эчәклекнең ялкынсынуы вакытында алыштыргысыз продукт булып санала.

Салкын тию һәм грипп вакытында кабактан яңа гына сыгылган сокны эчү файдалы. Ул имммунитетны ныгытырга да булыша.

Кабак орлыкларын бавырны дәвалаганда антигельмент чарасы буларак кулланалар. Составында цинкның күп булуы биттәге һәм тәндәге бетчәләрне бетерергә, чәчнең майлылылыгыннан һәм кавыктан котылырга ярдәм итә.

Диетологлар кабак маен бавырларның, мәни бизенең, үт куыгының эшчәнлеген яхшырту өчен кулланырга киңәш итәләр. Ул шулай ук эчәклекләрнең эшчәнлеген көйли. Кабак маен даими рәвештә куллану картайганчыга кадәр иммунитетны югары ноктада сакларга мөмкинлек бирә.

Кабакны шикәр диабетының авыр формасы вакытында ашарга киңәш итмиләр. Пешмәгән кабак согын исә ашказаны һәм уникеилле эчәк гастриты вакытында, язва ачылганда эчү катгый тыела.

Кабак төшләре

Кабак төше майлы кислота чыганакларыннан иң туклыклысы һәм бае санала. Нәкъ менә әлеге кислоталар холестеринның канга зарар китерә торган өлешен юкка чыгарырга булыша һәм йөрәк белән кан тамырларын саклый. Моннан тыш, кабак төше – D витамины. Ул сөякләрне ныгыта һәм организмның кальцийны үзләштерелүен яхшырта. Цинктан башка бит төссезләнә, чәчләр бозыла, тырнаклар сынучанга әйләнә, иммунитет төшә. төшләрдә шулай ук магний бар. Ул йөрәкнең көйле эшләве, нерв системасының нык булуы өчен кирәк. Шулай ук мускулларны үстерергә һәм артериаль кан басымын нормальләштерергә ярдәм итә. Кабак төшләрен, майлы булганга күрә вегетарианнар да куллана, ураза вакытында ул терлек маен да алыштыра.

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836