#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кадерле кешебез

последние и лучшие новости искусства в мире

2-518 декабрьдә әбием Хәмидә Речаповага 80 яшь тулды. Без аны назлы итеп «картнәү» дип атыйбыз. Ул безнең, якыннарының гына түгел, Төмән районының Индрәй поселогында яшәүчеләр өчен дә бик кадерле һәм хөрмәтле кеше. Сугыш вакытында туган, үскән һәм сугыштан соңгы чорда эшләгән хатын-кыз язмышын чагылдыра аның тормышы.

Минем әби гаиләдәге 5 абый һәм 4 апасының иң кечкенәләре булып дөньяга килгән. Әле сабый чакта әтисе сугышка алына. Ачлык та, салкын да, башка авырлыклар да кичергән. Балаларның һәрберсенең үз вазифалары булган: кем өйгә су керткән, кем утын ташыган, әниләргә бөтен көчләре белән ярдәм иткәннәр. Өлкән балалар кырда эшлиләр, ауга баралар һәм балык тоталар. Әтиләре аларны төрле һөнәрләргә өйрәтергә өлгерә.

Әби үсеп җиткәч, медицина һөнәрен сайлаган. Төмән медицина училищесын тәмамлагач, юллама буенча Исәт районына эләгә. Анда тәҗрибә туплый һәм алган белемнәрен камилләштереп, туган авылына әйләнеп кайта. Ул вакытта Индрәйдә аерым медпункт бинасы булмый һәм авыруларны шәхси йортның кечкенә генә бүлмәсендә кабул иткәннәр. Шартлар, әлбәттә, яхшылардан түгел инде, Шуңа күрә 1967 елда, Октябрь революциясенең 50 еллыгы уңаеннан, фельдшер Хәмидә Речапова район газетасына медпунктның үз бинасы булмавы турында мәкалә яза. Мәкалә бастырыла һәм аңа тиз арада игътибар да итәләр. Кыска гына вакыт эчендә «Боровская» кошчылык фабрикасы Индрәйдә шлакоблоктан бина төзи, халыкка медицина хезмәте күрсәтү яңа дәрәҗәгә күчә. ФАП яңа бинага җитә, әбием мөдир булып эшләвен дәвам итә. Әби - эшлекле, энергияле һәм җаваплы кеше. Ул һәрвакыт үз бурычларын вакытында үти. Аның кемгәдер ярдәм күрсәтмәгән көне дә булмагандыр. Хәтта төнлә дә аның ярдәменә мохтаҗ авылдашлары тәрәзәсенә шакыганнар. Әби кешеләргә беркайчан да баш тартмаган! Күп еллар ул авыл Советы депутаты була, ә 1993 елда лаеклы ялга чыга. Минем әби - хезмәт ветераны, Индрәй хакимиятенең ветераннар советы әгъзасы, җирле мәчеткә йөри, ул бүгенге көнгә кадәр авыл тормышында актив катнаша.

Бабаем белән өч бала үстерәләр. Кызганыч, берничә ел элек бабай вафат булды. Ләкин без әбием белән аның турында якты истәлекләр саклыйбыз. Уллары һәм кызы, сигез оныгы, дүрт оныкчыгы - без барыбыз да яраткан картнәүебезгә моңсуланырга вакыт калдырмыйбыз. Чын күңелдән аңа нык сәламәтлек һәм безнең янда озак еллар бәхетле тормыш итүен телибез.

Илсөяр РЕЧАПОВА,
Төмән районы, Индрәй авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836