#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кайдан килгән затлылык?

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яңарыш” газетасына үзләре теләп язылучылар саны елдан-ел азая бара. Газетаны күп еллардан бирле алдырып, аны яратып укучыларыбыз фани дөньядан бакыйга күчә баралар. Тираж санын тотып торыр өчен бик күп көч түгәргә туры килә. Йорттан йортка йөреп, йокымсырап торган милләттәшләребезне селкетеп уятырга һәм киләчәк буын динне һәм телебезне онытмасыннар өчен, газетаның роле зур булуын аңлатырга кирәк. Күпчелеге “укый белмибез”, дип йөзләрен читкә боралар. Сез укый белмисез, ә балалар, оныклар? Алар бит тагын 20 еллап вакыт узгач, үзләренең нинди милләттән булуларын да белмәячәкләр.

Өстәлегездә “Яңарыш” газетасы ятып торса, балалар бер ачмасалар да, икенчегә барыбер ачып караячаклар. Аларда кызыксыну хисе уяна. “Монда нәрсә язылган икән?” дип, үз телләрендә укырга маташачаклар. Шул чак аларга әби яки бабай ярдәмгә килсә, бигрәк тә әйбәт булачак. Хәзер туган телне саклап калу өчен бик күп эшләр эшләнә. Казаннан “Яңа гасыр” тапшыруларын караганда, аларның 80% туган телне саклауга нигезләнгән.

Әле күптән түгел Татарстан президенты Р.Миңнеханов: “Әгәр дә туган телне балага үз йортында өйрәтмәсәләр, аңа беркем дә өйрәтә алмаячак”, - диде һәм бу сүзләр дөрес тә. Төмән өлкәсендә чыгып килүче бердәнбер татар газетасының киләчәк буын өчен нинди зур роль уйнавын бик күпләр аңлап бетермиләр шул. Хәтта хәзерге көнне алыйк әле, яңа елда язылучыларга бәйрәм белән бергә “Яңарыш”ның беренче санында күпме яңалыклар, бәйрәм рухы килә. Юкка гына күп еллардан бирле газетаны алдырып килүче әбиләребез, ниндидер сәбәпләр белән газета вакытында килмәсә, үзләрен начар хис итәләр, борчылып арлы-бирле йөренә башлыйлар. Ә инде газетаны алгач, күзлек өстенә тагын бер лупалыны киеп, үз бүлмәләренә кереп чумалар. Аннан инде башыннан ахырына кадәр укып чыккач, яхшы кәеф белән самоварны элдереп җибәрәләр. Андый әбиләребез аз түгел, алар белән бүгенге көнгә кадәр газета яшәп килде. Әмма, беркем дә мәңгелек түгел, бер буын китә, яңалары килә. Менә шул киләчәк һәм хәзерге буын борчый да инде. Татар халкының үз милләтенә, теленә зәгыйфьлеге күңелне тырный. Башка милләтләрнең милли җанлы булуларына, туган телләрендә сөйләшүләренә карап һәрвакыт сокландым. Моннан 30-40 еллар элек Башкортостаннан Төмәнгә килеп урнашкан берничә башкорт хатыны белән таныш идем. Тора-бара алар белән дус та булып киттем. Бик үк ышанып бетмичә генә аларга: “Яңарыш” газетасына язылыгыз әле, дигәнемә бик шатланып риза булдылар. Хәзер инде алар дусларын, танышларын димләп, “Яңарыш”ка яздыралар.

Аларның туган телләренә булган мөнәсәбәтләренә, җыр-моңнарына мәңге тугры калып, милләт җанлылыкларына хәйран каласың. Гомергә телләрен, диннәрен сатмас халык. Алар горурланып: “Нинди матур, аһәңле, нинди акыллы, зирәк, үтемле, тәэсирле безнең туган телебез”, - диләр. Бездә милләтебез өчен горурлык хисе юк, туган, газиз телебездән йөз чөерәбез. Менә “Яңарыш” газетасы халыкка шуларны аңлатып, адәм балаларына, татарларыбызга шуны җиткермәкче була да инде. Сүз дә юк, тырыш, уңган халык без. Тик туган тел, динебез өчен көрәшергә кирәк. Ә “Яңарыш” газетасы һәркемгә ярдәмгә килергә әзер.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836