Июнь 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Мин сезгә Тубылда яшәүче гаҗәеп ямьле бер гаилә турында сөйлим. Гаилә башлыгы – Әнвәр Сәлим улы тормыш иптәше Гүзәл Алимҗан кызының таянычы, терәге. Шушы парның яшәү мәгънәсе – балалар: олы кызлары Дания, уллары Камил, тәрбиягә алынган уллары Руслан һәм кече кызлары Самирә. Бу – мәхәббәт, бер-береңне аңлау, ихтирам итү хөкем сөргән күп балалы Мөхәммәдуллиннар гаиләсе. Руслар әйтмешли: “Хуҗасы нинди, ишек алды да шундый”. Ә бу гаиләнең хуҗасы гаять кайгыртучан, грамоталы, игътибарлы. “Хатын-кыз буларак мин - бәхетле, Әнвәр минем терәгем. Башка юнәлештә хезмәт итсә дә, ул чын педагог булып кала», - дип сөйләде Гүзәл ханым.
Әнвәр Сәлим улы 1991-1996 елларда Тубыл дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә укып югары белем алган. Балалары мәктәптә яхшы укыйлар, төрле түгәрәкләргә йөриләр, җәйге айларда лагерьларда ял итәләр. Иң мөһиме – бу гаиләдә үз халкының традицияләрен, йолаларын хөрмәтлиләр, олылыйлар. Сабыйлар татар телен, мәдәниятен өйрәнәләр, шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар, төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашалар. Ата-аналары барлык җирдә балаларга ярдәм итәләр, концертларга, конкурсларга бергә йөриләр. Һәр шимбә Әнвәрнең авыру ата-анасына багышланды. Алар йортны җыештырдылар, ашлар пешерделәр... Дания - әнисенең зур ярдәмчесе. Без өстәл каршында сөйләшкән арада зур савыт белән кайнар коймак әзер иде инде.
Розалия КОРМАНАЛИЕВА.
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).