#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Кайнар нокта”ларда хезмәт итүчеләрне данладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

11-4“Ватаныбызның мактаулы уллары” район хәрби-патриотик акциясе кысаларында, Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре “Ватаныбызны данлыйбыз – себер авылларында яшәүче якташларыбызны данлыйбыз” дип аталган патриотик чара оештырдылар. Әлеге иҗади команда Бумаер, Күлавыл, Кактамак, Калмаклар, Кулик, Рауды авылларына барып Әфган, Чечен һәм башка “кайнар нокта”ларда булган якташлары белән очрашып, аларның батыр хәрби хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, аралашып, аларга бәйрәм ясадылар. Әфган сугышында катнашкан Рауды авылында яшәүче Мирхәт Нургали улы Калеев 50 яшьтә булуга карамастан, бүген дә нык гәүдәле, чыдам, сәламәт тормыш рәвешен алып бара.

Атлаганда әле дә буй-сынын хәрбиләрчә төз тота. Өч бала атасы буларак ул һәрьяктан да аларга үрнәк булды, хәзер инде оныкларының хөрмәтле һәм яраткан бабайлары.

- Армия хезмәте минем өчен тормыш мәктәбе булды. “Дуслык” сүзенең чын мәгънәсен аңлатты. Без анда бертуганнар кебек идек, бер-беребезне хөрмәт иттек, хәтта гомеребезне дә бирергә әзер тордык, - дип сөйләде Мирхәт Нургали улы 30 ел элек үткән авыр көннәрне искә төшереп.

Әлеге чарага мәдәният хезмәткәрләре кирәкле атмосфера булдырыр өчен армия темасына багышланган җыр-көйләр сайлап куйганнар иде.

- Кайсы авылга килсәк тә, “кайнар нокта”ларда илебез каршындагы бурычларын тугры, югары дәрәҗәдә башкарган сугышчы-интернационалистлар безне бик җылы каршыладылар. Шуны әйтергә кирәк, алар хезмәттәшләре белән бүген дә аралашып, хәбәрләшеп торалар, армиядә төшкән фоторәсемнәрен, бүләкләрен әле дә кадерләп саклыйлар, - дип әйтә күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев. Кичә барышында катнашкан 12 батырга яшь буынны патриотик хистә тәрбияләү эшенә күп көч куючы авыл инвалидлар советы әгъзалары – Бумаер авылыннан Зөлфирә Галеева, Раудыдан Зәйтүнә Кәримова да рәхмәтләрен белдереп, узган Ватанны саклаучылар көне белән дә котладылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836