Материалы

Кайтты солдат туган ягына...

последние и лучшие новости искусства в мире

39-9Тубыл районы, Күкрәнде авылында яшәп, 1941 елның 29 нчы августында Байкалово хәрби (ул чакта Омск өлкәсе) комиссариаты тарафыннан фронтка чакырылган һәм 1941 елның декабрь аенда һәлак булган Бөек Ватан сугышы солдаты Назыйр Басыйр улы Баязитовның җәсәдләрен тапшыру тантанасы 19 сентябрь көнне Төмән шәһәренең Хәтер мәйданында узды. Кешене соңгы юлга озату һәрхәлдә кайгылы вакыйга булса да, бу чарага килүчеләрнең йөзләрендә кайгы белән бергә шатлык, горурлык, чиксез рәхмәт хисләре дә чагылды. Чөнки илебезне фашистлардан сакларга киткән батырның гәүдәсе 78 елдан соң туган ягына әйләнеп кайтты.

Чынлап та, фантастикага тиңләрлек хәл. Әмма бу чынбарлык һәм мондый изге эшләр 2017 елның апрелендә старт алган «Өйгә юл» бөтенроссия проекты ярдәме белән башкарыла. Аның төп максаты - Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларның һәм Совет армиясе офицерларының җәсәдләрен туган җирләренә илтеп тапшыру, эзләнү берләшмәләренә ярдәм күрсәтү, мәетләрне законлы рәвештә хакимият вәкилләренә яки туганнарына тапшыру өчен кирәкле документларны рәсмиләштерү.

Хәтер мәйданында барган чарада сугышчының онык-нәбәрәләре, туганнары, якташлары, эзтабарлар отрядлары, Тубыл районы хакимияте һәм Төмән өлкәсе хәрби комиссариаты вәкилләре, ветераннар оешмалары, клубларыннан хөрмәтле кунаклар катнаштылар. Өлкә хәрби комиссариаты җитәкчесе Александр Моторин, Тубыл районы хакимияте башлыгы урынбасары Марат Бакиев, өлкә ветераннар советы рәисе урынбасары Тарас Ямелинец чыгышларында: “Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 74 ел булды. Киләсе елга илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Шуңа карамастан, әлегә хәтле каһәр сугыш китабы ябылмаган, чөнки язылып бетмәгән битләр анда тулы әле. Үлән белән капланган окоп һәм чокырларда мәңгегә күмелеп калган исемсез солдатларның җаннары тынычланмаган. Россия генералиссимусы Александр Суворов әйтүенчә, соңгы солдатның гәүдәсен хөрмәт белән җиргә күммәгәнче, сугышны бетте дип санарга ярамый. Соңгы елларда эзтабарлар ярдәмендә меңләгән хәбәрсез югалган солдатның язмышы ачыкланды. Сугышның шундый куркыныч табылдыкларының берсе менә хәзер турыдан-туры Тубыл районына кагылды. “Өйгә юл” Бөтенроссия проекты ярдәмендә тагын бер шәхси эштән “хәбәрсез югалды” дигән билге төшерелде”, - дигән фикерне чагылдырып, эзтабарларның башкарган хезмәтләренә олы бәя бирделәр, рәхмәтләрен белдерделәр. 39-7Өлкә эзтабарлар үзәге җитәкчесе Артур Ольховский Назыйр Баязитовның үлем медальонын һәм архив документларын якыннарына тапшырды.

Билгеле булганча, Назыйр Баязитовның җәсәдләре 30 июньдә Санкт-Петербург шәһәренең Колпинск районындагы “Изге Георгий” эзләнү берләшмәсенең “Кайнар кар” отряды тарафыннан үткәрелгән эзләнү чаралары вакытында табылды. Скелет сөякләре снаряд кыйпылчыкларыннан һәм агрессив мохиттән нык зыян күрү сәбәпле, өлешчә генә сакланган. Калдыклар белән бергә противогаз фрагментлары, 7,66 миллиметрлы винтовка патроннары һәм яхшы сакланган үлем медальонының бакелит капсуласы табылды. Отряд командиры Александр Николаев әйтүенчә, Назыйр Баязитов Ленинград өчен барган каты сугышта үлгән булырга тиеш, чөнки аның гәүдәсе снаряд чокырында ятканы ачыкланган. Эзтабарларның бурычы билгесез солдат мәетләрен күтәрү, аның турында нинди дә булса мәгълүматларны ачыклау гына түгел, ә һәлак булган солдатның туганнары белән элемтәгә чыгарга булышу да. Хәтерне торгызу буенча авыр эшкә дистәләрчә-йөзләгән кеше җәлеп ителә. Назыйр Баязитов турында мәгълүматлар табу эшендә дә эзтабарлар-волонтерлар, экспертлар һәм Керчь, Санкт-Петербург, Төмән шәһәрләре, Кутарбитка авылында яшәүче тынгысыз җаннар бер командада булып эшләделәр. Аның турында архивта сакланган “1938-1939 елларда хуҗалыкларның төп җитештерү күрсәткечләре” хуҗалык китабында: “Тубыл районы, Күкрәнде авылында төзелгән “Кызыл Октябрь” колхозында 1906 нчы елда туган колхозчы Назыйр Басыйр улы Баязитов - гаилә башлыгы. Аның белән тормыш иптәше Нәгыймә Мәлик кызы, кызлары Сатимә һәм Тәнзилә, улы Рәис яши”, - дигән мәгълүмат кенә була. Керчь шәһәреннән эзтабар Наталья Дзюба тикшеренү барышында коллегалары белән даими элемтәдә булып, һәр яңа хәбәрне контрольдә тота. Август уртасында ул Кутарбитка авыл хакимияте хезмәткәрләренә чыгып, табылдык турында сөйли һәм аның туганнарын эзләүдә булышуларын үтенә. Бу хәбәр Баязитовлар токымы өчен генә түгел, авыл, район, өлкә өчен шатлыклы хәлгә әйләнә. Сугышчының мәетен кайда җирләргә дигән сорау күтәрелгәч, онык-нәбәрәләре һәм авылдашлары бертавыштан: “Ходай теләге белән, гәүдәсе табылган икән, димәк, без аны туган авылы зиратында хөрмәт белән җирләргә тиешбез”, - дип, бу саваплы эшне башкаруга әзерләнәләр. Сүз уңаеннан шуны да өстәп үтик, Санкт-Петербург шәһәре эзтабарлары тапкан 130 кешенең, Назыйр Баязитов якыннары теләге буенча туган ягына кайтарылган 7 нче кеше икән. Солдат нәбәрәсе Диләрә Назарованың телефоны ай буена бер дә тынмады. Чөнки ул бабасының гәүдәсен кайтару буенча күп эшләрне үз җаваплылыгына алды. Бу саваплы гамәлгә “Якташ” иҗтимагый оешмасы да кушыла. Җитәкчесе Әкрам Ибраһимов өлкә военкоматына мөрәҗәгать итеп, авылдашын лаеклы рәвештә соңгы юлга озату турында килешсә, ярдәмчесе Булат Ташбулатов транспорт булдыру ягын кайгырта. 39-8Аңа өлкә төп төзелеш идарәсенең транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәйдәр Сәгыйтуллин белән авыл старостасы Фәрит Ташбулатов ярдәм итәләр.

Митинг барышында Диләрә Назарова ярдәм итүчеләрнең һәркеменә чын күңелдән рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренә якын туганнары, оныклары Тимербикә Шпилевая, Ринад, Тимур Баязитовлар, Илдар Хәбибуллин, Рият Фәйзуллин да кушылдылар. Сугышчының оныгы Әлфия Хәбибуллина авылдашы, үзешчән шагыйрь Фәрит Ермышевның бу вакыйгага махсус багышлап язган шигырен укып, күңелләрне кабат тетрәндерде. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды. Назыйр Баязитовның гәүдәсен якыннары кабул иткәннән соң, халык солдат белән бәхилләшеп, туган авылына озатып калды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума