#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Каникулларны күңелле уздырдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

3-7Балаларның кышкы каникуллары вакытында Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре “Кышкы шәһәрчектә - буыннар бергә” дип аталган күңелле чара уздырдылар. Әлеге мәдәни проектның максаты – Яңа ел бәйрәме көннәрендә кышкы уеннар оештырыр өчен һәркем ишегалдын уңайлы, матур итеп җиһазлап, боз һәм кар сыннары белән бизәү иде. Әлеге кыска вакытлы проектка старт Кулик авылында 4 январь көнне 11 сәгатьтә бирелде. Әкияти бизәлгән тау янында Таҗетдиновларның өч буын вәкилләре һәм авылдашлары Яңа ел тылсымын түземсезлек белән көттеләр һәм ак сакаллы Кыш бабайны көчле «ура» тавышлары белән каршыладылар.

Күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре килеп җитү белән авылны шаулатып дәртле музыка яңгырады, күрешү-очрашу, бәйрәмнәр белән тәбрикләүләр башланды, аннары алар олысы-кечесен түгәрәккә җыеп, «Яңа ел кәефе» дигән флеш-моб үткәрделәр.

Шул ук көнне күчмә мәдәният комплексы артистлары Рауды авылына юл алдылар. Биредә халык Ләйлә һәм Рәмис Уразовлар төзегән кар патшалыгына җыелганнар иде. Гаилә башлыгы Рәмис якыннары һәм авылдашлары өчен ел саен бик зур тау кора, ә хатыны Ләйлә белән кызлары Эллина кунакларны кардан ясалган искиткеч сыннар белән шаккатырырга тырышалар. Биредә, Уразовларның йорт яны территориясендә, оештыручылар авылның өч буыны арасында таудан шуу буенча чемпионат үткәрделәр. Өйдә туган стеналар да булыша, дигәндәй, уздырылган барлык бәйгеләрдә дә әлеге данлыклы Уразовлар нәселе вәкилләре җиңү яуладылар. Актив уеннардан соң, Рауды авылының өлкәннәре һәм балалары кайнар чәй белән эчеп җылындылар, аларны Уразовлар токымының кунакчыл хуҗабикәләре тәмле ризыклар белән сыйладылар.

Әлеге күңелле чараларны оештыручыларны иң сокландырган купшы ишегалды Калмаклар авылында булды. Яшь һәм бердәм Алеевлар гаиләсе ясаган кышкы композиция әкияти диярлек килеп чыккан. Биредә дә кеше бик күп иде, малайлар һәм кызлар, аларның актив әти-әниләре, әбиләре «Яңа ел серпантины» командалар ярышында катнаштылар. Шулай ук балалар әти-әниләре белән берлектә төрле биремнәр үтәделәр. Шулай итеп укучылар каникулны бик файдалы, күңелле уздырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836