#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Карагай мәдәният йортында

последние и лучшие новости искусства в мире

16-3

Үткән өлкә татар фольклор фестивалендә Вагай районы, Карагай авылыннан себер татарларының төйдереп биюләрен Алсу Байморатовабелән Рита Хәмитуллина башкардылар. Өлкәгә алар район фольклор конкурсында мактаулы урын алганнан соң килгәннәр. Чыгышларын караганнан соң, алар белән күрешеп, өлкәдән еракта яшәүче милләттәшләребезнең тормышлары белән кызыксындык. Алсу Әбделхәтим кызы 25 ел авыл мәдәният йортында җитәкче вазифасын башкара. Ә Рита Зәйнулла кызы 6 ел биредә җыештыручы булып эшли икән. Авылга килгән кунакларны каршылау, район, өлкә күләмендә узган чараларда халык ашларын тәкъдим итү кирәк булса, иң активлар арасында гел алар булалар. Алар пешергән себер татарларының олы бавырсаклары, кәреш бәлешләре Сабантуй, “Дуслык күпере” кебек өлкә чараларында табынны бизиләр.

Бу юлы алар өр-яңа күлмәкләрдән иделәр. Ханымнар горурланып: “Яшьләр өчен түләүле дискотекалар, концертлар куеп җыйган акчага тукыма сатып алып, Суфия апа Хәбибуллина белән Елена Әшрәпова безгә 6 костюм тегеп бирделәр”, - диделәр. Аннары төп мәсьәләләргә күчеп, Алсу Әбделхәтим кызы: ”10 ел элек иске клуб бинасы сүтелгәч, эшләргә икмәк пешерү бинасы бирелде, шунысы сөенечле – кышкы салкыннарда да җылы анда. Төрле түгәрәкләр оештырыла, чаралар уздырабыз. Безнең “Умырзая” фольклор ансамбле 10 елдан артык эшли. Биредә күбрәк мәктәп хезмәткәрләре, укытучылар - Әлфия Бәширова, Гөлнара Мурзина, Майрә Мирасова, Нурия Хәлиуллина, эшләре җаваплы булса да, репетицияләргә бик теләп йөриләр. “Дуслык” ансамблендә сәләтле яшь әниләр җырлыйлар, аннары ялгыз җырлаучыларыбыз күп, укучылар белән дә эшлибез. Яңа гына үткән “Таң йолдызы” район конкурсында Олеся Корманалиева, Айгөл Мусина, Айгөл Әйтбаева катнашып, бүләкләр алып кайттылар. “Ләйсән” ветераннар клубын озак еллар бик актив, тынгысыз җан – Мәҗидә апа Әйтмөхәммәтова җитәкли. Алар уздырган чаралар һәрвакыт күңелле үтәләр. Бездә штанга күтәрү спорты белән шөгыльләнү түгәрәге уңышлы гына эшләп килә. Укучы егетләребезне бу шөгыльгә җырчы, сүз остасы, тавыш операторыбыз Марсель Байморатов өйрәтә. Егетләребез үзләрен өлкәдә күптән таныттылар. Мәсәлән, бу көннәрдә генә Тубыл шәһәрендә узган ачык чемпионатта 3 егетебез – Азат Чаббаров (9 сыйныф) 1 нче урын, Морат Ачмәтов - 2 нче урын, Ринат Юлдашев - 3 нче урыннар яулап кайттылар. Бу түгәрәктә беренче адымнар ясаган улым Рәсүл дә Тубыл социаль-педагогия академиясендә укыганда әтисенең тренеры, бүгенге көндә өлкәгә шагыйрь буларак танылган Әлмөхәммәт абый Хәбибуллин җитәкчелегендә шөгыльләнеп, авыр атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат исеме алды. “Татар егете–2011” өлкә конкурсында катнашты, бүгенге көндә ул армия сафында хезмәт итә. Үткән ел районнан ике кеше – Тугыз авылыннан Зәйникамал апа Әлмөхәммәтова белән мин Казан шәһәрендә узган “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә катнаштык – бу безнең өчен зур шатлык. Безнең эшебезне күреп, һәрьяктан ярдәм күрсәтеп торган район хакимияте башлыгы Р.Сөнгатуллин, өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе В.Ташкалова, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе С.Надеинага зур рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип сөйләде. Саубуллашкан арада А.Байморатова безгә район хакимияте башлыгының авылга модульле клуб куярга сүз биргәнен дә сер итеп кенә җиткерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836