#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Карагайның тырыш егете

последние и лучшие новости искусства в мире

44-7Октябрьнең матур көннәренең берсендә Яркәү районы, Карагай авылына бардык. Юлны кыскарту максаты белән Иевлево авылы аша түгел, Яркәүдә Тубыл елгасын паром белән кичтек. Тап елгасы янында урманга кереп гөмбә карадык, ләкин рәтләп күренмәде. “Быел гөмбә аз”, - диделәр урманда очраган кешеләр. Бу якларда табигать искиткеч хозур, бай: нарат, саз чияләрен, гөмбә җыеп, балык тотып халык көн күрә.

Авыл гөрләп яши. Иске йортлар янына мәһабәт, купшы яңалары төзелгән. Клуб, кибет, фельдшер-акушер, гөмбә кабул итү пунктлары эшли. Укучыларны Серән (Иске Александровка) мәктәбенә укырга көн саен автобус йөртә.

Һәр авыл үзенең тырыш, эш сөючән, гадел кешеләре белән күркәм. Хезмәт яратучы якташларыбызны кайда да хөрмәт итәләр, алар белән горурланалар. Без 1978 елны төньякка китеп, 38 ел нефть һәм газ табу операторы вазифасын үтәгән хезмәт ветераны Әхмәтхан Балдин белән очраштык. Октябрь ае булуга карамастан, ишегалларында чәчәкләр атып утырган йортларында тормыш иптәше Яңа Кәешкүлдә туып үскән Зәкинә Марат кызы белән   елмаеп каршы алдылар. Әхмәтхан Зәкәрия улыннан үзе, эше турында сорадык.

- 1958 елда Карагай авылында дөньяга килгәнмен. Туган як тартты, Урайдан кайтуга 3 ел булды, монда авыл старостасы итеп сайладылар. Авылыбыз зур түгел, чама белән 80ләп кеше яши, нигездә пенсионерлар. Элек агач эше белән шөгыльләнгәннәр, тыюлык урнашкан монда.

Әтием - Зәкәрия Мөхәммәт улы белән әнием – Кәлбигә Әбибулла кызы 11 бала үстергәннәр. Әти Омск пехота училищесын тәмамлап, сугышта взвод командиры булган. 1943 елны фронттан инвалид булып кече лейтенант дәрәҗәсендә кайткан. Урманчы, колхозда игенче булып эшләгән, тормышы җиңел булмаган. Иң олыбыз – Шәүкәт әкә Карбан урманчылыгында урманчы вазифасын үтәде. Мин Серән мәктәбендә белем алдым, кызганычка каршы, татар телен өйрәтмәделәр.

Хәрби хезмәтне Германиядә үтәдем. Авиамеханиклар хәрби мәктәбендә реактив двигательле самолетларны эксплуатацияләү һөнәренә укыдым. Истребитель авиация полкы самолеты механигы булып хезмәт иттем. Армиядән соң төньякка барып эшкә урнаштым. Уку-курслар комбинатында нефтьче һөнәренә укыдым, 2 нче разрядтан 5 нчене бирделәр. “Урайнефтагаз” территориаль производство оешмасында вахта ысулы белән эшләдем, шуннан пенсиягә чыктым. Эш таныш түгел, башта авыррак иде. Монда килгәнемдә Татарстаннан, Башкортостаннан, Краснодар краеннан, Самара өлкәсеннән тәҗрибәле нефтьчеләр бу авыр һөнәрнең серләренә төшендерделәр, себер татарларыннан үзем генә идем. Алар миңа бик булыштылар, яхшы егетләр иде. Әгъзам Солтанов, “Хезмәт даны” ордены кавалеры Федор Муковоз, улы - мастерыбыз Сергей Федорович белән эшләвемә бәхетле идем. Төньякны аркылы-торкылы гиздек.

Зәкинә Марат кызы белән өч егет үстердек. Өчесе дә нефтьчеләр. Тәлгать - геолог, Дамир - нефть һәм газ табу буенча технолог, Рамил - насос станциясе җайланмасы (ДНС) операторы. Улларыбызның икесе Урайда, берсе Төмәндә яшиләр. 3 онык үсә, балалар яныбызга хәл белергә кайтып йөриләр.

Сине һәр җирдә хөрмәт итсеннәр өчен намус, вөҗдан белән эшләргә кирәк, - дип сөйләде Әхмәтхан Зәкәрия улы.

Якташыбызның ни рәвешле тырышып хезмәт итүен дәүләт бүләкләре дәлилли. Шкафта исәпсез грамота-дипломнар, кубоклар тезелеп киткән. Ул III дәрәҗәдәге “Хезмәт даны ордены”на, “Җир байлыкларын үзләштерү һәм Көнбатыш Себер нефть-газ комплексын үстерү өчен” медаленә, “Мактаулы нефтьче”, “Ягулык-энергетика комплексының мактаулы эшчесе”, “ЛУКОЙЛ” нефть компаниясенең атказанган хезмәткәре” исемнәренә лаек.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836