Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Каз өмәсе” бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

1-8Көзге айларда авыл халкы каз өмәләренә җыела. Бала чактагы бу өмәләр әле дә күңелдә саклана. Еллар үтү белән аның фольклорга кагылышлы кайбер өлешләре югалгандыр да инде, җайлырак гадәтләр өстенлек алгандыр. Тик бергә җыелгандагы күңеллелек, җыр-мәзәкләр әле дә бар.

Төмән районының Муллаш авылында да каз күп үстерәләр. Әлбәттә, өмәсез аларның йоннарын чистартып, эч-башын урнаштырып кую хуҗаларга авырга төшә. Әлеге эшләр тәмамлангач, авылның фольклор сөючеләре элеккерәк елларда үткән каз өмәләре турында мәгълүматлар барлап, аны клубта авылдашларына күрсәтергә булганнар.

Бу көнне каз каурыеннан ясалган кул эшләре, фотокүргәзмә, каз итеннән милли ашлар күргәзмәсе, “Вак бәлеш һәм өчпочмак”, “Каз каурыеннан чыршы” мастер-класслары үтте. Ә инде төп тамаша – “Каз өмәсе” фольклор-этнографик күренешен Тәския Назметдинова җитәкчелегендәге “Хәзинә” фольклор-этнографик ансамбле оештырган.

Күренеш елга буенда балык тотып утырган Илдар һәм су алырга килгән Сания сөйләшүеннән башланып китте. Аннары авыл өендә бәбкә чыгарырга утырган каз турында сүз барды. Оясын пычраткан казның яхшы булмавы, каз чыгып китсә дә, йомыркаларын җылыда тоту кирәклеге, бәбкәләр йомыркадан чыкканчы өйдә тыныч булырга тиешлеге һәм башка гадәтләр турында белдек. Шул арада ата каздан курыккан Тимербикәне өшкереп тә алдылар. Хәлимә яңа чыккан бәбкәне майцацайның суы белән авызландырып, ашказаннары эшләп китсен өчен эремчекнең сары суын эчерде. Күз тиюдән догасын да укып җибәрде.

Шулай күп кызыклы йолалар, әйтемнәр, табышмаклар, әкиятләр һәм башка фольклор жанрлары кулланылды. Бәбкәләр чыгуга, аларны саклап үстерделәр дә, өмәгә дә җыелдылар.1-10 Йоннары йоласын китереп йолкынган казларны елгага алып барып юып та кайттылар. Каз белән үрдәк йоны салып ясалган ястыкта тыныч йоклап булмаганлыгын да аңладык, уеннар да күрдек, җырлар да тыңладык, бию дә карадык.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе һәм гармунчы Җәгъфәр Касыймов, сценарийны әзерләүче һәм декорацияләрне куючы Тәския Назметдинова, катнашучылар: Рәчия Хәлиуллина, Саридә Хәлиуллина, Мәрьям Зөлбохарова, Разалия Абдуллина, Фәризә Әхмәтҗанова, Фәгыйлә Головина, Нурания Кармушева, Муллаш мәктәбенең 2, 7, 8, 9 класс укучылары тарафыннан уңышлы куелган күренеш тамашачы күңеленә хуш килде, гөрләтеп кул чаптылар. Кичәнең спонсоры Дамир Назметдиновка да рәхмәт сүзләре әйтелде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836