#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Казанда безнекеләр җиңү яуладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

38-8Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары 5-6 сентябрьдә Казан шәһәрендә 2 нче Россия чик сакчылары форум-слетында катнаштылар. Форум Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Россия федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәтенең 102 еллыгына багышланган иде. Анда барлыгы 53 иҗтимагый оешмадан 400дән артык сугыш хәрәкәтләре ветераны һәм запастагы чик сакчысы килгән. Төмән өлкәсе делегациясендәге 23 кеше төбәгебез данын яклыйлар.

Форумның тантаналы ачылышында күренекле шәхесләр: Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны, запастагы полковник Борис Кузнецов; Кандагарда әсирләр куып алып киткән самолетның икенче пилоты - Россия Герое Газинур Хәйруллин; Россия федераль куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәте һәм Россия чик буе хезмәте ветераннары берлеге вәкилләре, Россия югары мөфтие Тәлгат Таҗетдинов һәм башкалар була. Локаль сугышларда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алалар.

Программада балалар һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, Россияне үстерү максатларында чик буенда дуслыкны һәм гореф-гадәтләрне ныгыту, шулай ук совет халкының Икенче бөтендөнья сугышында җиңүенең тарихи дөреслеген бозуга каршы тору, тәҗрибә уртаклашу карала.

Форумның икенче көнендә хәрби-гамәли спорт төрләре, чик буе экипировкасы һәм гер спорты буенча спорт ярышлары уза. «Төмән өлкәсенең чик сакчылары ветераннары» командасы ышанычлы җиңү яулый. АК-74 автоматын сүтү һәм җыюда - Аркадий Зотин; тиешле урынга пычаклар ыргытуда Николай Новиков 1 урынны; чик сакчысы экипировкасында – А.Зотин, аягүрә басып пневматик винтовкадан ату буенча - Данир Маликов 3 урынны алалар. Автомат магазинына патроннар тутыру буенча Аркадий Зотин иң яхшылар алтылыгына керә. Гер спортында да, һичшиксез, җиңүсез калмыйлар: 32 һәм 16 кг гер күтәрүдә абсолют җиңүче булып Хөсәен Арангулов таныла. 16 кг герне ыргылып күтәрүдә 50 яшькә кадәрге төркемдә 1 урынны тагын да Аркадий Зотин яулый, ә 50-59 яшьләрдәгеләр арасында - Хөсәен Арангулов, 60 һәм аннан да өлкәнрәкләр арасында Мансур Хөсәенов җиңүгә ирешәләр. 60 һәм аннан өлкәнрәкләр арасында 2 урынны да якташыбыз Станислав Яковлев ала. Шулай итеп, өлкәбез командасы бу ярышларда гомумкомандалар буенча 1 урынга чыга. Безнең Нуртдин Ибраһимов җитәкчелегендәге «Чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының һәм запастагы чик сакчылары иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Форум барышында чик сакчылары ветераннары арасында озак еллардан соң танышларын, дусларын очратучылар да була, катнашучылар рәхәтләнеп аралашып, киләчәккә планнар коралар, татарстанлыларның эш тәҗрибәсе белән танышалар. Матур табигать кочагында ике көнлек форум барышында музыка төркемнәре һәм солистлары концерты уза, чик буе тематикасына автор җырлары һәм шигырьләр яңгырый. Казан шәһәре кадетларының кул сугышы һәм салкын корал белән идарә итү осталыгын, абыйлы-энеле Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар нунчак белән эш итү һәм такталар вату осталыкларын күрсәтәләр. Чик сакчылары ветераннары өчен Иделдә балык тоту һәм коену, күмердә пешкән кайнар шулпа һәм пылау белән сыйлану, 38-7бәйрәм дискотекасы һәм хезмәттәшләре белән очрашу онытылмаслык тәэсирләр калдыра.

Казаннан кайтуга ветераннар Бөек Ватан сугышы ветераны, Мәскәүдә Кызыл мәйданда 1941-1945 елгы Җиңү парадында һәм дә Потсдам конференциясендә сакчы булып катнашкан Фәрхәт Галиулла улы Мөслимов йортына мемориаль такта ачу тантанасында да булалар.

Ә күптән түгел оешма җитәкчесе Нуртдин Ибраһимовка халыкара смотр-конкурста җиңеп – 3 урын яулаган өчен генерал үзе диплом тапшыра.

Булдырасыз, уңышлар сезгә, чик сакчылары ветераннары!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836