#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Казанда мастер-класс үткәрде

последние и лучшие новости искусства в мире

15-2Бу көннәрдә чит регионнарга гармунчы, оста биюче дигән даны таралган якташыбыз, күренекле мәдәният хезмәткәре, җырчы, композитор, ил күләмендә дәрәҗәле урыннар яулаган ансамбльләр җитәкчесе Җәгъфәр Касыймов Казан шәһәрендә Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбленә себер татарларының төйдереп бию һәм җырлары буенча мастер-класс уздырып кайтты.

Аның әйтүенчә, анда аны “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале проекты авторы Фәнзилә Җәүһәрова тәкъдиме буенча ансамбльнең иҗади җитәкчесе Айрат Хаметов чакырган.

Әлеге ансамбль тамашачылар хозурына бию, җыр һәм оркестр төркемнәре катнашында Казан һәм себер татарларының туй йолаларыннан программа тәкъдим итәргә әзерләнәләр. Күренешнең кыскача эчтәлеге болай: Казан егете Себер татар кызына гашыйк булып, өйләнергә теләгәнен кайтып әтисенә әйтә. Әтисе “себер” сүзен ишетүгә ук каршы килә. Улын төрлечә үгетләп карый, ләкин егет сүзендә нык тора. Чарасызлыктан әти-әнисе улларының теләге белән килешеп, Себергә кыз сорарга китәләр. Килгәч, бу якларның матур табигатенә сокланып, бик тә чибәр, инсафлы, акыллы булачак киленне һәм биредәге бай тормышны, үзләренә әзерләнгән затлы бүләкләрне күргәч, шунда ук кәефләре күтәрелеп, себер татарлары гореф-гадәтләре буенча туй уздыралар.

Репетицияләрнең берсендә халык авыз иҗатын, гореф-гадәтләрен яхшы белгән Фәнзилә Җәүһәрова: ”Себер татарларының йолалары, төйдереп бию һәм җырлары буенча киңәшләр бирүче, бию хәрәкәтләрен күрсәтеп, җыр сүзләрен җирле диалектта башкарырга ярдәм итүче белгечне табып бирәм сезгә”, - дип Җәгъфәр Әбүзәр улына шалтырата.

- Казанда 9-13 март көннәрендә булып, 2 көн ансамбль белән эшләдем. Ир-атларның, аерым хатын-кызларның бию хәрәкәтләрен, бер аяк белән, аннары ике аяк белән төйдерү, биегәндә кулларны ничек тотарга кирәклеген, шәлләр белән бию элементларын күрсәттем. Шул арада халыкның холкына карап, кайсы авылда ничек биегәннәрен биеп күңелләрен ачтым. “Ни өчен бездә төйдереп бииләр? Чөнки табигатебез кырыс. Халкыбызның төп кәсебе – балыкчылык, урман кисү, аучылык. Кышын боз тишеп ятьмә тартканда яки урман кискәндә салкыннан туңмас өчен аяклары белән тыпырдап, кулларын бер-берсенә ышкып җылынганнар. Менә шулай бию хәрәкәтләре барлыкка килгән”, - дип сөйләп көлдердем. Беренче көндә мин күрсәткәннәрне икенче көнне 28 биюче дә бер хатасыз биеп күрсәттеләр. Ис китәрлек сәләтлеләр! Ә җырларның сүзләрен хатыным Гөлшат Зиннәт кызы себер татарчалатып язып, дөрес әйтелешләрен тикшерде. Минем дәресне видеога төшереп алдылар. Форсаттан файдаланып, Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбленә, җитәкчеләренә, гомумән, Республиканың мәдәният белгечләре, галимнәренә себер татарларының бай мирасын җыеп, туплап яшь буынга, башка халыкларга да җиткергәннәренә саф күңелебездән чыккан рәхмәтебезне белдерәбез. Якташларыбызга шуны әйтер идем: бу ансамбль Себер якларында чыгыш ясаганда, концертларына кермичә калмасагыз иде. Аларның һәр программалары беркемне дә битараф калдырмаслык көчле, кызыклы, эчтәлеге ягыннан да тирән мәгънәле итеп төзелә, артистларында бары табигый сәләт.

Һәркемгә мәгълүм, Казан кунакларны һәрвакыт зурлап кабул итә. Безне дә бик олылап, рәхмәтләр әйтеп, бүләкләр тапшырып, сыйлап-хөрмәтләп озаттылар, - дип сөйләде. Бу сәяхәттән зур канәгатьлек кичереп кайткан Гөлшат Зиннәт кызы да күңелендә ташып торган хисләрен тыеп тора алмыйча әңгәмәбезгә кушылып:

- Репетиция барган залга килеп кергәндә, сәхнәдән үзебезнең “Ай, килләү, килләү” җырын ишеткәч, тәнебезгә каз бәбкәләре чыкты. Менә ничек тәэсир итә икән ул туган яктан еракта үз көеңне ишетүләре! Күп очракта без үзебезнең рухи, мәдәни байлыгыбызның бәясен аңлап җиткермибез, кадерен белмибез, бу чынлап та кызганыч хәл. Себер татарларының мәдәниятен дөньякүләм күрсәтеп, популярлаштырганнары өчен Татарстан белгечләре алдында башыбызны иябез! – дип сөйләде. Аннары Касыймовлар Казан шәһәрендә ничек кунак булганнары, Фәнзилә Җәүһәрова, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова белән очрашканнарын искә алдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836