Материалы

Кәеш авылына Елена Малышева килде

последние и лучшие новости искусства в мире

7-6Бу көннәрдә беренче каналда “Сәламәтлек” һәм “Яшәү - шәп!” телетапшыруларын алып баручы врач-терапевт, кардиолог, педагог, медицина фәннәре докторы, профессор Елена Малышева үзенең төшерү төркеме белән Төмән өлкәсендә командировкада булып кайтты.

Аларны Яркәү районы, Кәеш авылында 24 нче өлкә хастаханәсе (Яркәү авылы) һәм өлкә перинаталь үзәге табиблары ничек итеп көмәнле хатын-кызга өй шартларында операция ясап баласын кисеп алулары (кесарево сечение) һәм сабыйның гомерен саклап калулары, өлкә кардиоүзәк табибларының 4 тапкыр клиник үлем кичергән ирне үлемнән коткарулары турындагы уникаль хәлләр кызыксындырган.

Төмән шәһәрендә Елена Малышева сәламәтлек саклау өлкә департаменты җитәкчесе Инна Куликова белән очрашып, әңгәмә корды. Өлкә перинаталь үзәгендә дәваланган яшь ана янында һәм ашыгыч ярдәм станцияциясендә булып, тиешле ярдәм күрсәткән табибләр бригадасына үзенең рәхмәтләрен әйтергә килгән әлеге ир-егет белән очрашып, сәламәтлекләрен белеште.

Аннары ул үзенең командасы белән сазлыклар артында урнашкан кечкенә татар авылына барып, әлеге операциянең ничек барганын реконструкцияләп төшерделәр. Үзенең instagram сәхифәсендә Елена Малышева Төмән өлкә медицина хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтләрен мактап һәм Кәеш авылы халкы белән очрашу видеосын бастырып чыгарды. Телетапшырулар алып баручы белән очрашуда җирле халык үзенең төп хыялы – авылны «Зур җир» белән тоташтырачак юл төзелеше турында сөйләделәр. “Әтием 20 елдан артык хат ташучы булып эшли. Яңгырда да, салкында да почтаны ул җәяүләп алып кайта. Юл юклыгы – ул безнең уртак һәм төп проблемабыз”, - диде Роза Корманбакова. Аңа авыл халкы да кушылып: “Без кыш көне сазлыклар каткач, кышкы юлдан гына рәхәтләнеп йөри алабыз. Хастаханәгә, район үзәгенә бару һәм башка кирәкле мөһим эшләрне кышкы юл булганда гына башкарып калырга тырышабыз. Яңа Кәешкүл авылына хәтле 12 чакрым араның 3-4 чакрым җирен рәткә салсалар да, халыкның яшәү шарты яхшы якка үзгәрер иде”, - дип ялвардылар. “Сезнең теләгегез ишетелде”, - диде аларга Елена Малышева. Соңыннан бу турыда ул: “Кәеш авылы кешеләренең үтенечләрен язмыйча булдыра алмадым. Авылга юл төзү үтенече белән алар мине уратып алдылар”, - дип язды.

Гади авыл йортында операция ясалды

Әлеге уникаль очрак 14 январь көнне булды. Көндезге сәгать бердә ашыгыч ярдәм станциясенә район үзәгеннән еракта урнашкан авылдан йөкле хатын-кызга чакыру килә. Шул ук минутта Кәеш авылына 24 нче өлкә хастаханәсеннән (Яркәү авылы) авыруга ашыгыч операция ясарга туры килү мөмкинлеген күздә тотып, кирәкле барлык инструментлар һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән медиклар бригадасы җибәрелә. Алар килеп җиткәнче, авыруның хәлен контрольдә тотар өчен, диспетчер күрше Яңа Кәешкүл, Александровка авыллары фельдшерларына да хәбәр итә. Моннан тыш, хатын-кыз янына кичекмәстән өлкә перинаталь үзәге белгечләре – акушер-гинекологлар, анестезиологлар-реаниматологлар һәм неонатологлар да ашыгалар. Үзләре белән алар әни һәм баланың гомерен саклап калу өчен донор канын, яңа туган баланы реанимацияләү өчен кирәкле махсус җиһазлар да алалар. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәндә, авыруның хәле тагын да авыррак була. Шул рәвештә юлга чыгуның ана һәм бала гомере өчен бик күңелсез тәмамланачагын һәркем яхшы аңлый. Шуңа да табибларга бар җаваплылыкны үз өсләренә алып, өйдә операция ясарга туры килә. Берничә минуттан 1790 грамм авырлыктагы кызчык дөньяга аваз сала, аны табиблар реанимобильгә урнаштырып, тиз арада Төмәнгә озаталар. Операция тәмамланганнан соң, хәлен тотрыкландыру максаты белән сабые артыннан яшь әнине дә Төмән шәһәренә алып китәләр. Гомумән алганда, пациентка һәм аның баласына 13 белгеч медицина ярдәме күрсәтә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума