#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кәештә

последние и лучшие новости искусства в мире

39-7Яркәү районындагы сазлыклар арасында урнашкан Кәеш авылында сайлаулар берничә көнгә алдан башланды. Район һәм Яңа Александровка авыл хакимияте оештыруында Яркәү күчмә мәдәният комплексы артистлары һәм сайлау комиссиясе әгъзалары, шаулап яуган яңгырга карамыйча, ике УАЗ машинасына утырып, Яңа Кәешкүл авылыннан 12 чакрымдагы Кәеш авылына юл алдылар. Биредә сайлаулар барышы турында комиссия рәисе Фәрзәнә Хәмитова хәбәр итте.

- Быел җәй бик эссе булып, сазда сулар кибү сәбәпле, без машина белән авылга хәтле барып җиттек. Халык безне көтеп, бик җылы каршылады. Гомумән, кәешлеләр һәрвакыт мондый чараларда актив катнашалар, бу юлы да сынатмадылар. Авылдагы сайларга хокуклы булган 101 кешенең 91е үзләре теләгән партия һәм кандидатка бик теләп тавыш бирделәр. Аларның 3се гариза язып, башка участокларда тавыш биргән булсалар, 7 кеше читтә булып калу сәбәпле, алар 17-19 сентябрь көннәрендә Яңа Кәешкүл авылына барып тавыш бирәчәкләр. Билгеле, сайлау барышында участокта таләп ителгән барлык профилактик чараларны кулланып, һәркемнең тән температурасын үлчәп, кулларын дезинфекцияләп, һәркемне маска, перчатка, каләм белән тәэмин иттек. Һәм һәркемнең 1.5 метр араны саклавын таләп иттек. Быел беренче мәртәбә Айсылу Абдразакова белән Александра Әминова тавыш бирделәр. Аларны котлап, бүләк тапшырдык. Әлбәттә, лотерея үткәрелде. Иң зур бүләк – мультиварка озак еллар почтальон вазифасын башкарган Раил абый Абдразаковка эләкте. Халык Яркәү күчмә мәдәният комплексы артистларының концертын бик яратып карады. Хәтта аларга кушылып җырлап, түгәрәккә төшеп биеп тә алдылар. Форсаттан файдаланып, Кәеш авылы халкына сайлауда активлык күрсәткәннәре, оешкан рәвештә үзләренең гражданлык бурычларын үтәүләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бу чарага зур җаваплылык белән караулары нәтиҗәсендә, без дә үз вазифабызны тиешле дәрәҗәдә башкардык, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836