#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Кәләпүштән битлеккә күчтек”

последние и лучшие новости искусства в мире

22-6“Социаль эшмәкәрләр” оешмасының бер юнәлеше булган “Әбием” бренды кәләпүшләре, йомшак оекбашлары, кул эшләре белән бөтен дөньяга танылып өлгерделәр. Ә менә пандемия чорында алар тиз генә яңа шартларга җайлашып, битлекләр тегә башладылар.

“Социаль эшмәкәрләр” оешмасы директоры Әлфия Кәбирова социаль челтәрләрдәге битләрендә: “Мин күп тапкыр кулланыла торган саклагыч битлек сайлыйм. Чөнки медицина битлекләре хастаханәләргә эләгергә тиеш дип саныйм. Бер тапкыр кулланыла торганнары табибларга, шәфкать туташларына, санитаркаларга көн саен күпләп санда кирәк”, - дип язып чыкты.

- Без халык өчен күп тапкыр кулланыла торган гигиена битлекләре тегәбез, алар РФ промышленность һәм сәүдә министрлыгы таләпләре буенча тегелә (ТУ 13.92.29–005–00302178–2020 «Маска лицевая гигиеническая»). Безнең компания министрлыкның күп тапкыр кулланыла торган битлекләр җитештерүчеләр реестрына кертелде. Төмән буенча курьер хезмәте һәм авиапочта белән башка шәһәрләргә җибәрү каралган. Һәр битлек аерым төрелгән, шулай ук аңа мөһим мәгълүматлар да беркетелгән.

Клиентларның төп агымы - Төмән өлкәсе предприятиеләре. Ә интернет-кибеттән посылкалар илнең барлык төбәкләренә оча. Бу эшнең уңай яклары күп: без Ялутордагы хатын-кызларга эш бирдек, хәзер, эш кирәк вакытта, алар үзбикләнү режимында өйләрендә үз җиһазларында эшлиләр. Әзер битлекләрнең барысы да Төмәнгә китерелә, алар 4 сортка бүленеп тегелә. Без һәрвакыттагыча продукциянең сыйфатына бик җитди карыйбыз.

Икенче уңай ягы - төбәк, илебезнең гигиена битлекләренә ихтыяҗны киметә алабыз, алар барлык эшләүче предприятиеләр өчен мәҗбүри. Тагын да, осталарыбызга да матди ярдәм - без аларның хезмәтен бик югары бәялибез, - дип сөйләде Әлфия Кәбирова.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836