#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кеше китсә – эше кала, мең яшәрлек имән булып

последние и лучшие новости искусства в мире

3-2Январь аенда Ямбай авылы музей-тыюлыгы хезмәткәрләре музейга җан өргән беренче җитәкчесе - педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның мәгариф отличнигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Венера Биктимированы искә алып үтәләр. Быел 18 январьда аңа 91 яшь тулган булыр иде. Эшләгән чорында Венера Әдият кызын белмәгән кеше булмагандыр, мөгаен. Зур энергиягә ия булган, киң күңелле, ачык йөзле, аралашучан, кунакчыл, эчкерсез ханым теләсә кем белән уртак тел таба белде, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга булышырга, проблемаларын чишәргә, файдалы киңәш бирергә әзер торды. Шуның өчен дә аның янында һәрвакыт күп кеше, дуслары булды. Аның вафатына быел 10 ел.

Венера Әдият кызы Биктимирова 1931 елда Тубыл шәһәрендә укытучы Сәеткуловлар гаиләсендә туа. 1947-1955 елларда ул Тубыл татар педучилищесында һәм педагогия институтында белем ала. 1960 елда юллама буенча Төмән районы, Ямбай авылына килеп, «Тополек» балалар бакчасы мөдире булып эшләп китә. Мөдирнең төп мәшәкатьләреннән берсе - матди базаны ныгыту һәм эшләү өчен кирәкле эш шартлары тудыру була. Энергияле, үҗәт, таләпчән җитәкче себер татарларының мәдәни мирасын саклауга да зур өлеш кертте. Бу эшендә аңа тормыш иптәше – озак еллар Ямбай мәктәбен җитәкләгән Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, «Халыклар Дуслыгы» орденына ия булган Сөләйман Колчак улы булыша. 1994 елда алар тырышлыгы белән Ямбай авылында себер татарларының мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен һәм көнкүрешен өйрәнү, саклау, популярлаштыру максатыннан музей булдырыла. Ике ел дәвамында экспонатлар җыю дәвам итә. Ямбай һәм Турай авыллары халкы гына түгел, чит авыллардан үзләренең матди кыйммәтләрен бүләк итүчеләр күп була. Музей хезмәткәрләре, экспонатлар, тарихи материаллар туплап, себер татарларының гореф-гадәтләрен, югары мәдәниятен һәм белемлелеген чагылдыручы уникаль музей булдырып, 1996 елда ул беренче килүчеләр өчен ишекләрен ача. Венера Әдият кызының эшчәнлеге, максатчанлыгы гына түгел, шәхси мөлаемлыгы һәм зыялыгы яңа эшендә дә уңай роль уйный. 2010 елда Ямбай авылы музее бөтендөнья туристлары өчен музейлар реестрына кертелә.

1996 нчы елда Венера Әдият кызы музей каршында «Милли моңнар» фольклор ансамблен оештыра. Беренче булып коллективка Имбирә Рафикова, Мәрзия Вәлишева, Мәрзия Сәләмова, Ания Алтынгузина, Роза Алеева, Әлфия Сираҗетдинова, Миникамал Әхтәмова керәләр. Ансамбльнең музыкаль җитәкчесе итеп Гөлзифа Мирюгина билгеләнә. “Милли моңнар” ансамбле музей, авыл, район, өлкәнең барлык чараларында катнашып, халык мәхәббәтен тиз яулый һәм күптөрле дәрәҗәле бәйге-фестивальләрдә югары урыннарга, 2005 нче елда Гран-прига лаек була.  

1993-1998 елларда Венера Әдият кызы Төмән районы татарлары ассоциациясе рәисе итеп билгеләнә. 1994-2010 нчы елларда ул авыл ветераннар советы рәисе вазифасын башкара. Нәтиҗәле хезмәте өчен ул күптөрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, билге-медальләр белән бүләкләнә. Аның исеме Төмән районының һәм өлкә ветераннар советының “Хөрмәт китабы”на кертелгән.

Бүгенге көндә Венера Әдият кызының вазифасын лаеклы рәвештә Нэля Фәйзуллина алып бара. Хезмәткәрләре өлкә генә түгел, бөтенроссия күләмендәге төрле фәнни конференцияләр, бәйге-фестивальләрдә катнашып, төрле проектлар яклыйлар, туристлар кабул итәләр. Аларның хезмәт җимешләрен, оештырган чараларны рәхәтләнеп социаль челтәрләрдә карап, барырга була.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836