Материалы

Кеше күрке – намуслы хезмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

24-7Вакыт агышын 60 елга чигереп, 1960 елдан башлыйм. Шушы 1959-1960 уку елында Тубыл пединституты филология факультетының рус-татар бүлегенә укырга кердем. Ниһаять, балачак хыялым тормышка ашты. Мин – студент.

Күпме кешеләрне очраштырды, таныштырды, күпме кызыклы очрашулар белән сөендерде безне уку еллары.

Беренче курста барысы 20 кеше идек. Күпләребез кичәге мәктәп укучылары. Кием-салым, ашау-эчү мактанырлык түгел. Барыбыз бердәй, колхозларда “таякчык”ка эшләп йөргән ата-ана балалары идек.

Арабызда мәктәп, училище тәмамлап, берничә ел эшләп, матур киенеп йөрүче кызларыбыз да юк түгел иде. Ике егетебез бар иде – Мансур абый Әминов һәм Искәндәр абый Ногманов. Икесе дә кешелекле, әдәпле-инсафлы егетләр иде.

Мансур абый армия сафыннан яңа гына кайткан, солдат киеме бик килешә иде. Искәндәр абыебыз – баянчы, эшләп укый иде. Туган көннәр, бәйрәмнәр бизәге булды.

Ярлы-фәкыйрь яшәсәк тә, күңелләребез бай һәм мул иде, югары белем алу теләге көчле булды. Олырак курсташларыбызның йогынтысы безгә зур булды шикелле. Без дә аларга ияреп барыбыз да уку белән булдык. Сынауны “3”легә биреп куйсаң, стипендия булмый. Беренче курстагы 19 сум стипендия безне ашата да, киендерә дә иде. Әниләребез хәлләренчә өйдән сөт, май, бәрәңге, Саниягә каз ите, Факиягә җиләк кайнатмасы еш кына җибәргәләп торалар иде.

Өстәлемдә беренче курста төшкән фоторәсем. Ишетүебезчә, арабыздан 6сы дөньядан иртәрәк киткәннәр икән. Мәрхүмнәр: Сания Ниязова, Майраш Касыймова, Искәндәр абый Ногманов, Рита Юлдашева, Факия Яинова һәм Клара Юмачикова – барысының урыннары җәннәттә генә булса иде. Алар барысы да җан атып эшләгән затлар.

Бүгенге язмамны курсташым, якын дустым – Сания Хәсәновага (Сәфәргалеева) багышлыйм. Шушы 2020 елның 17 маенда Саниябез 80 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.

Саниянең туган авылы – Омск өлкәсе, Каракүл авылы. Рәсемдә ул соңгы рәттә сулдан икенче басып тора. Сания белән 4 ел бергә яшәдек. Бары да, югы да уртак иде безнең. Сания йомыграк кыз иде төркемдә. Кеше белән дә тиз танышып, ачылып сөйләшеп китми. Ул һәрдаим тыйнак, сабыр, тавышсыз-өнсез булды.

Бергә яши-яши моның да сәбәпләре ачыкланды. Тормыш иләге Санияне кечкенәдән иләгән, сынаган һәм чыныктырган икән. 8 ай тулгач кына, әнисе үлеп китә, Нарасый онык язмышы әби һәм бабай тәрбиясенә кала. Әти кеше яңадан өйләнә, Сания апаларына эне-сеңелләр туа. Ана назын, мәхәббәтен татымаган Сания әби-бабай-әтисенә рәхмәтле кыз булып үсеп җитә.

Урта Үләнкүл мәктәбен тәмамлагач, берничә классташы белән, укытучы теләге аны Тубыл пединститутына алып килә.

Филология, лингвистика дигән фәннәр дөньясына сәяхәтебез төш кебек тиз генә үтте дә китте.

Сания белән очрашкан саен курсташларыбызны, укытучыларыбызны искә төшерәбез. Легендар укытучы Фатыйма апа Галиәкбәрова, Сара Каюмовна, Равилә Хәкимовна – чын укытучылар иде. Ничек аларны онытасың! Безнең язмышта ана теле укытучыбыз - Татарстаннан килгән Зоммер абый Гыйләҗев та бар иде. Барысына да рәхмәтле без.

Сания институт юлламасы белән беренче ел Яркәү районы, Кызылъяр мәктәбендә эшләде. Шушы авылда киләчәк тормыш иптәшен очрата – Сәфәргалиевлар гаиләсе туа. Тиздән гаилә Төмәнгә күченә. Сания Талымхан мәктәбендә эшли, шәһәрдән көн дә йөреп эшләү җиңел булмый. Төмәндә 33 санлы мәктәпнең китапханәсенә эшкә урнаша. Тормыш иптәше Зәйдулланың кулы бар нәрсәгә ятышлы була. Төмәндә кирпечтән заманча зур йорт төзеп, матур, мул тормыш белән яшәделәр. Укымышлы, тәртипле 3 ул тәрбияләделәр. Зәйдулланы да югары белемле итте Сания.

Миһербанлы, шәфкатьле әнисез үскән Саниябез 42 ел буена каенанасы белән бергә яшәде. Бер-берсен зурлап, хөрмәтләп, ярдәмләшеп көн күрделәр. Мин аларда еш кунакта була идем. Әби Сания киленен әниләрчә чын ярата белде.

Шунысы кызганыч, тормыш иптәше дөньядан иртәрәк китеп барды. Хәзер шәһәр кешесе дачасыз яшәми. Сания – оста бакчачы да. Хезмәт ветераны исемен алып, Сания күптән инде лаеклы ялда, 3 баланың хөрмәтле–кадерле анасы, 7 онык, 2 нәбәрәнең яраткан әбисе. Хәзерге көндә Сания оныгы гаиләсе белән бергә яши.

Юбилеең белән, дустым! Алдагы көннәрең дә якты, кояшлы гына булсын. Сәламәтлек, озын гомер синең якын дусларың булсыннар!

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы,
Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума