#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәтегез өчен зур рәхмәт!

последние и лучшие новости искусства в мире

Индрәй авылы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан үзешчән артистлар катнашында концерт булып узды. Тантана кичәсе башлангач, авыл хакимияте башлыгы урынбасары Лия Вәлишина әниләрне бәйрәм белән тәбрикләп, аларга озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете теләде. Концерт программасы бик эчтәлекле һәм күңелле үтте. Бү көнне әниләр өчен күбрәк укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр чыгыш ясады. Авыл халкына күптән таныш булган һәм район, хәтта өлкә күләмендә танылган “Ләйсән”, “Күгәрчен”, “Күбәләк”, “Саф хисләр”, “Йолдызлар” балалар вокал группалары үзләренең үзенчәлекле чыгышлары белән кабат тамашачыларны ялкынландырып, әби-әниләренең күңелләрен дулкынландырдылар.

Алар башкаруында рус, инглиз, туган телебездә яңгыраган җырлар зур алкышлар белән озатылды. Шулай ук район, өлкә күләмендә күпләргә таныш булган “Индрәй” уен кораллары ансамбле үзенең чыгышы белән тамашачыларны кабат шатландырды. Бәйрәм концертында “Яшь гармун” ансамбле гармунчылары, “Мелодия” ансамбле гитарачылары кичәгә тагын да ямь өстәделәр. “Экспра” бию ансамбле яшь артистларының биюләрен дә халык алкышларга күмде. Ә инде үзешчән “Кәмә чыгыш” зурлар вокал төркеменең музыкаль сәламнәрендә тамашачылар татар халык җырларын артистлар белән бергә рәхәтләнеп җырлап утырдылар. Кичә ахырында яшь катнашучыларның хөрмәтле әбиләре, яраткан әниләренә роза чәчәкләре бүләк итүләре бәйрәмнең тагын бер күңелле мизгеле булды. Тамашачылар әниләрне зурлап бик матур концерт программасы булдырган барлык катнашучыларга, аларны өйрәткән осталарга рәхмәтләрен юллап күтәренке күңел һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралдылар.

Авыл балаларының күңелләренә юл тапкан, осталыкларын күреп аларны канатландырган, тамашачыларның рәхмәтләренә ия булган оста талант ияләре, тынгысыз эзләнүчеләр, тырыш һәм бердәм Илгиз, Хөршидә Ихсановларга һәм һәр бәйрәмнең бизәге булып торган телгә бай, гел елмаеп кына торган оста алып баручы Руфина Бухаринага зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм аларга иҗади уңышлар телибез.

Зәкия СӘИТОВА,
Төмән районы, Индрәй авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836