#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәткә лаек укытучым

последние и лучшие новости искусства в мире

4-4Бала чаклары, үсмер еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгәннәр ачлык-ялангачлыкны һәм авырлыкларны күреп үстеләр. Хәзергеләр җәннәттә яшиләр. Ә бит нәкъ сугыш чорындагылар, михнәт шулпасын ашап үскән балалар, нык ихтыярлы, мәрхәмәтле, авырлыклардан чыныккан, сынмас-сыгылмас, көчле рухлылар, Ватаныбызны аякка бастыручылар да.

Сүзем бала чагы сугыш һәм сугыштан соң илне торгызу елларына туры килгән, бөтен гомерен катлаулы, мөһим һәм шул ук вакытта мактаулы эшкә – яшь буынга тәрбия, белем бирүгә багышлаган укытучы, педагогик хезмәт һәм тыл ветераны Нәсибҗамал Аймәтәтдин кызы Давалева турында. Нәсибҗамал апа 1933 елның 28 январенда Тубыл районының Сүкләм авылында туа.

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 8 яшь кенә була һәм шуның белән бала чагы тәмамлана да. Мәктәптә укыганда балалар чүп утап, тирес, көл, макулатура җыеп тапшыралар. Бәйли белгәннәр бияләй, оекбашлар бәйләп фронтка җибәргәннәр. Мәктәптән соң Нәсибҗамал апа Тубыл педучилищесын тәмамлый. Юллама белән Вагай районы янындагы Ишаир авылына барып, 1 ел мәктәптә эшли дә, белемен күтәрү максаты белән Тубыл пединститутының татар бүлегенә укырга керә, ләкин бераздан ул рус теле һәм әдәбияты бүлегенә күчә.

Институттан соң Сатылган мәктәбендә 4 ел эшләгәч, кыскартылуга эләгә. Шул чак Лаемтамак мәктәбендә директор булып эшләүче Гали абый Зәлилов үзләренә эшкә чакыра. Сайлау мөмкинлеге булса да, Нәсибҗамал апа тормыш юлын Лаемтамак мәктәбе белән бәйли. Шул заманнарда Лаемтамак хакимиятенә кергән 9 авылда йорт саен диярлек 8-10 бала булгач, сигезьеллык мәктәптә укучылар саны бик күп була. Әле бит анда Тубылдан барып җитәселәре ай-һай авыр. Самолет очмаганда китап-дәфтәрләрен, өс-баш киемнәрен яшь укытучыларга йөкләп, сазлыклар аркылы үтәргә туры килгән. Авыллар караңгы, электр уты вакытлыча гына бирелә. Бу хәлләрне белә торып, яшь укытучыларның сазъяк авылларына эшкә килүләрен батырлык дип саныйм. Юллар юк (хәзер дә юк), авыл халкы кырыс, авыр шартларда яшәсәләр дә, ул заманда бик күңелле иде. Хәтеремдә, 7-8 сыйныфларда укыганда, “а”, “б” класслары тулы, интернат, мәктәп тирәләрендә бала тавышлары гөрләп тора иде.

Нәсибҗамал Аймәтәтдин кызы 1963 елда Лаемтамак сигезьеллык мәктәбенә завуч булып эшкә килә һәм 3 ел география укытучысы булып та эшли. Ул елларда килгән яшь укытучыларның күбесе авылда кияүгә чыгып яшәп калалар. Нәсибҗамал апаның да тәкъдиренә язылган язмышы Лаемтамак авылында булып чыга. Авыл егете Сәлиман Сөләйман улы белән ул 1966 елда кавышып, матур гына яшәп китәләр. Гаиләдә балалар үсә башлагач, Нәсибҗамал апа завуч вазифасын калдырып, рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укытырга ала. Ул Лаемтамак авылы сигезьеллык мәктәбендә үсеп килүче буынга белем орлыклары тарата һәм бүген дә фидакарь, игелекле хезмәт җимешләрен җыеп яши.

Мин үзем дә Нәсибҗамал ападан рус теле һәм әдәбияты фәненнән укыган кеше. Шул чордагы укытучыларның дәресләре бер мизгел булып күз алдына килеп баса. Нәсибҗамал апаның укучыга кычкырганын бер дә хәтерләмим. Ул тыныч, сабыр тавыш белән дәрес аңлатуны нәтиҗәлерәк күрде. Бөек Ватан сугышы елларында нәни куллары белән ничек фронтка ярдәм итәргә тырышуын сөйләп, туган телебезгә хөрмәт һәм ихтирам, туган ягыбызга олы мәхәббәт хисе, шулай ук рус теле һәм әдәбиятын яхшылап үзләштерүебезне таләп итә иде. Кыскасы, ул балалар белән уртак тел табып, җылы мөнәсәбәтләр урнаштырып, алар белән аңлашып эшләргә омтылды. Мине аның укучыларны дәрес буена үзенә каратып тору осталыгы сокландырды, аның матурлыгына, заманасына карап зәвыклы киенә белүенә да хәйран кала идем.

Нәсибҗамал апа тормыш иптәше Сәлиман абый белән җиде ир малай үстерәләр. Әйтәсе генә җиңел, ул җиде ир малайны үстереп чыгарга нинди көчле рухлы кеше булырга кирәктер. Йортта кызлар эшен дә, малайлар эшен дә эшләп уллары тәүфыйклы, инсафлы булып үсеп җитәләр. Җидесе дә урта һөнәри белем алып, армия сафларында хезмәт итеп, бүгенге көндә үз гаиләләре белән яшиләр. Бала чакларын искә алып: “Әни Тубыл шәһәренә киткән арада, әти дә өйдә юкта, без тулысынча иркенгә чыгып, җәйнең эссе бер көнендә кышны булдырасыбыз килеп китте. Капчыклы онны өйгә алып кереп, янәсе кар итеп әлеге онны бүлмәнең бөтен җиренә, телевизор, тумба, диван өсләренә сибеп чыккач, чорма башыннан пималарыбызны төшереп, бүрек, җылы пальтоларыбызны киеп карда уйнарга керештек. Әни шәһәрдән кайтып, безне күргәч, чарасызлыктан утырып елаганы бүген дә күңелемне тетрәндереп ала. Тагын бер шуклыгыбыз истә калган: ваннадан моторлы көймә ясап, аңа утырып елга буйлап барабыз, имеш. Ә көймәгә сыймаганнарыбыз йортның аран түбәсенә бер капчык бодайны сөйрәп чыгарып, көймәдәгеләрнең өсләренә “яңгыр” яудырып тордылар. Ә без, көймәдәгеләр, “яңгыр-давылларга” карамыйча, батырларча алга омтылабыз. Уеныбыз бик кызык һәм күңелле килеп чыкса да, әни кайткач, зурракларыбыз ераккарак, эзләп таба алмаслык җиргә яшеренергә тырыштык инде”, - дип сөйләде уллары Мирхәт.

Сәлиман абый гомере буена балта эшләре остасы була. Нәсибҗамал апа белән алар 52 ел бергә гомер кичереп, бүгенге көндә 12 оныклары, 5 нәбәрәләренең уңышларына сөенеп, кече уллары Сөләйман тәрбиясендә яшиләр.

38 ел буена укучыларга ныклы белем биргән мөгәллимә бу көннәрдә үзенең олуг юбилеен каршыларга әзерләнә. Киләчәктә дә Нәсибҗамал апа күңелләрендә якты, матур эз калдырган укучыларының олы ихтирамын тоеп, пар канаты белән бергә бала-оныкларының рәхәтен күреп, сәламәт, имин тормышта озак яшәргә Ходай насыйп итсен.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836