#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәткә лаек юбиляр

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай районы, Янек авылында туып-үскән Факия Зиннәтулла кызы Азисованың олуг юбилеен бала-оныклары, дус-туганнары зурлап уздырдылар.

Факиянең әти-әнисе Казан ягы авылыннан, 1917 елны гаиләләре белән Себер ягына күчеп киләләр. Янек авылында тукталып яшәп калалар.

Сугыш... Әтиләре Зиннәтулла абзый балалардан аерыла алмый, аларны кочып-кочып, күз яшьләрен сөртә-сөртә ат арбасына утырып китүен бүгенгедәй хәтерли ул.

Сугыш еллары авырлыгын, ачлы-туклы яшәүне балалар аналар белән бергә күрделәр, түзделәр.

80 ел гомер кичергән сугыш елы баласына 8-9 яшеннән зурлар белән беррәттән агач кисү, юкә төшерү, күлә сугу, көтүчелек, утын, печән әзерләү эшләрен башкарырга туры килде.

Юрмы мәктәбе директоры Закир Закировның якын дусты Садретдин Азисов математика укытучысы булып эшкә килә. Янектә яшәүче эшчән, булган, төс-биткә чибәр Факия белән гаилә корып яши башлыйлар. Аларның бер-бер артлы әтиләренә ошаган бөдрә чәчле Мансур улы, кызы Миләүшә туа. Ата-ананың сөенече, бәхете булып балалар бик зирәк, укуда тырыш, мәктәп тормышында актив булдылар.

Икесе дә югары уку йортларын тәмамладылар. Миләүшә - Тубыл педагогия институтында доцент, филология фәннәре кандидаты, декан. Мансур күрше рус авылында башта мәктәп директоры, хәзер авыл советы администраторы. Алар әниләренең юбилей бәйрәмен зур әзерлек белән үткәрделәр. Бәйрәмгә бик күп туганнары, дуслары килделәр.

Котлау сүзләрендә юбилярның кешелекле, ярдәмчел, сабыр, нинди генә кыенлыкларда да түземле булуына игътибар бирделәр.

Сүз остасы Гөлҗиһан ханым юбилярның төрле еллардагы эше, яшәешен сөйләде. «Шунысын әйтергә кирәк, иң мөһиме: язмышның сынауларына бирешми яши белде», - диде ул.

Садретдин Свитак улына аякларының зәгыйфьлеге яраткан укытучылык эшендә озак эшләргә насыйп булмады. Ул эшсез утырмады, кул осталыгы белән авылдашларының йомышларын үтәде. Аның яшәвенең бар мәгънәсе яхшылыкта булды. Садретдин абыйларын халык онытмый. Әйе, кунаклар бер минутлык тынлык белән аның якты истәлеген искә алдылар.

Ветеран укытучы Әсма Абдулла кызы:

Факия әби күршеләрен, дус-туганнарын якын күрә, үзе күркәм, холыклы, сабыр, керсәң, йомышыңны үтәр, иманлы, дини карчык керүченең шатлык-кайгысын уртаклаша, дога-теләкләр белән күңелен күреп чыгара, - дип сөйләде.

Факия Зиннәтулла кызы әти-әнисенең дини мирасын дәвам итә. Ул һәркайчан кирәк вакыт соңгы юлга озату йолаларын башкара, бу эшнең бар нечкәлекләрен белеп, җиренә җиткереп үти, - дип сөйләп үтте.

Факия ханым белән Садретдин ага 41 ел дус-тату гомер иттеләр. Ана, балаларын тәрбияләү белән беррәттән, әтиләрен дә, яшь баланы карагандай, бар йомышларын үтәп, һәр очракта ярдәм итеп яшәүдән зарланмый, түземлек, сабырлыкны Ходай үзе биргәндер.

Факия ханымның йомшак күңелле Мансур улы - ярдәмчесе, киңәшчесе, тормыш терәге, ә кызы Миләүшә әнисенең саулыгы турында кайгырта. Кайгыртучан балалар булганда ана күңеле тыныч.

Әйе, Факия ханым хөрмәткә лаек ана.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836