#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәткә лаеклы шәхес иде

последние и лучшие новости искусства в мире

Газетадан Равил Таһир улы Гыйльфановның вафат булганы турында укып, бик кайгырдым. Мондый кешеләрне югалту бик авыр. Ул һәрвакыт кешеләрне хөрмәт итте, тыйнак, җаваплы, аралашучан, эрудицияле, чын хезмәт кешесе иде. Үзен дә кешеләр бик яраталар иде, вакытында төрле мәсьәләләрне хәл иткәндә, иң авыр проблемаларны аңа ышанып тапшырдылар. Равил Таһир улы шәһәр Советына депутат итеп сайлангач, сайлаучыларның үтенечләрен җиренә җиткереп үтәде.

«Сыбыр», “Чимги Тура” өлкә татар оешмалары эшендә актив катнашты. Аның үтенече буенча җыелышларда танылган кешеләр: Арангуловлар, язучылар А.Гришин, Н.Шәмсетдинов һәм башкалар катнашты.

Гыйльфановның татар телен өйрәнү теләге зур булды. Бу максат белән ул Төмән шәһәренең 9 нчы мәктәбендә, күбесе татар гаиләләреннән булган балалар өчен татар сыйныфларын булдырырга омтылса да, кызганычка каршы хыялы тормышка ашмый. Ул 9 нчы мәктәптән китә.

Мәрхүмнең начар гадәтләре булмады, һәрвакыт әнисенә игътибар белән карады, өй эшләрендә дә ярдәм итте. Хатыны һәм балалары белән әнисе янына барганда, алар минем йорт яныннан үтеп барышлый, гел тукталып, хәлемне белешеп узалар иде. Ул безнең якларда яшәгән елларда, үзем дә анда кунакта булып, кызыклы тормыш алып барганына куана идем.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836