#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Хәтер чакыруы” проектының йомгаклау тантанасы

последние и лучшие новости искусства в мире

12-6Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә Казанда “Хәтер чакыруы” проектына йомгак ясалды. Оештыру комитеты рәисе - “Идел” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин; жюри рәисе -Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, халык шагыйре Разил Вәлиев булдылар.

Шушы гаять зур проектта Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районы, Киндерле авылыннан педагогия хезмәте ветераны Алсу Хатыйф кызы Латыйпова катнашып, икенче урынны яулады. Без Алсу ханым белән очрашып, чара турында сораштык.

- “Идел” журналының 2012 ел, 10 нчы санында репрессия корбаннарына багышланган “Хәтер чакыруы” проекты гамәлгә ашырылуы, шарты турында игълан ителде. Ел дәвамында катнашучылар үзләренең мәкаләләрен җибәрделәр. Аларның 12се журналда бастырылды. Мин “Йөрәк сызлавы бетми” дигән мәкалә җибәрдем, ул 2013 елның 5 нче санында дөнья күрде. Аны 1937 елны нахакка атып үтерелгән бабаем, “халык дошманы баласы” ярлыгы астында кимсетелеп үскән, 1996 елның февралендә Киндерледә авылдашлар истәлегенә монумент ачтыруда башлап йөргән әтием Хатыйф Сабир улы Шәмсетдиновка багышладым. Казанга йомгаклау тантанасына чакыру килде. Татарстан Республикасына әтием һәм әнием Мөнирә Гаяз кызы белән бардык (рәсемдә: бүләкләү вакытында). Чара дин әһелләренең фатихасы белән ачылды. Проектта язучы Рәфыйк Шәрәфиев, Түбән Новгородтан профессор Ольга Синюткина, Самарадан тарих фәннәре кандидаты Юлия Гусева, Мәскәүдән язучы Йолдыз Шәрәпова, журналист Гөлүсә Закирова, 20 елдан артык Төмәндә хезмәт иткән барыбызга да таныш шәхес Нурия Беломоина һәм башкалар катнашканнар. 1937 елны бабасы атып үтерелгән Киндерле егете шагыйрь Шәүкәт Гаделша, Нью-Йорктан (АКШ) килгән Сураба Гайнуллина һәм башкалар чыгыш ясадылар. Беренче урынны Татарстанның Азнакай районы, Урманай авылыннан килгән, 4 яшеннән “халык дошманы баласы” булып, 16 ел лагерьларда утырган Наил Газизовка бирделәр. “Аянычлы еллар хатирәсе” мәкаләсен (2013 ел, 6 нчы сан) авыл китапханәчесе әзерләгән. Өченче урынга “Туберкулездан үлгән” (2013 елның 10 нчы саны) мәкаләсе өчен Башкортостан Республикасы Стәрлетамак шәһәреннән килгән Наилә Назаргулова лаек булды. Безгә дипломнар тапшырдылар. Язучы Рабит Батулла үзе иҗат иткән “Коръән” (аятьләрнең татарча мәгънәләре) китабын бүләк итте. Йолдыз балалар өчен язган китабын тапшырды. Олы залда халык өчен табын әзерләнгән иде, концерт булды, - дип сөйләде Алсу Хатыйф кызы.

Алсу ханым әтисе белән әнисенә зур бүләк ясаган. Өлкән кешеләргә җыенып олы юлга чыгуы читен бит, юк, курыкмаганнар алар. Йөрәк кушуы буенча юлга кузгалганнар.”Әти тантанада берни сөйли алмады, елады да елады”, - диде Алсу ханым. Чын күңелдән проектны оештыручыларга рәхмәтен белдерде ул.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836