#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтер мәңгелек

последние и лучшие новости искусства в мире

Дәһшәтле сугыш еллары инде артта калса да, авыр югалтулар, ачы хәсрәтләр мәңге бетмәс яра булып, һәркемнең йөрәк түрендә яши. Алар мәңгелек.

Якын күршебез Зәйнәп һәм Габделәхәт Бикмуллиннар кичергән авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр турында язып үтәм.

Зәйнәп апа нәфис гәүдәле, матур хатын иде. Сугыш вакытында ирләрнең көче җитмәслек эшләрне үз җилкәсендә татый. Печәндә чалгының иң зурысын алып, бригадада иң алдан юл (прокос) башлап, башкаларны артыннан ияртеп чапкан. Уракта аңа тиңе булмаган. Яраланып кайткан ирен дә тәрбияләп аякка бастырган. Ләкин, ни кызганыч, кыска гомерле була, авыру ирен, яшь балаларын ятим калдырып, иртә дөнья куя. Урыны җәннәттә булсын.

Габделәхәт абый сугыш башында пулеметчы була, авыр яраланып әсирлеккә эләгә, ике елга якын концлагерьның тәмугъларын үтеп исән кала. Ул турыда сөйләргә яратмый иде. “Без күргәнне Аллаһы Тәгалә дошманга да күрсәтмәсен”, - ди иде.

Бер форсаттан файдаланып, өч кеше качалар, башта полякларны, аннан соң русларның партизан отрядын табалар. Озак тикшерүләрдән соң, яңадан сугышка китә, ләкин бик каты яралангач, аны Цхалтубога озаталар. Җиңү көнен ул анда каршылый. Кабат-кабат операцияләр ясап, тәненнән дүрт ярчык алалар, ләкин берсе кала. Шул ярчык гомере буена диафрагмасын борчып, үзе белән бергә бакыйга китте.

Габделәхәт абыйны беренче группа биреп, өенә озаталар. Зәйнәп апа һәм туганнарының тырышлыгы белән ул аякка баса.

Бервакыт, бездә утырганда, хуҗа кеше күршеләренең күңелен күреп, күп татар көйләрен уйнады. Азакта, фокстрот кебек бер күңелле көй уйнаган иде, Габделәхәт абыйның йөзе агарды, көйне туктатырга кушты. Бераз хәл алгач, концлагерьда исерек сакчыларның әсирләрне ничек җәзалаганнарын сөйләде. Көйне бар көченә кычкыртып, әсирләрне бараклардан куып чыгарып, киемсез лагерь буенча йөгертәләр, хәлдән таеп егылганнарны атып үтереп, шаркылдап көләләр икән. Менә шул кыргый күренеш Габделәхәтнең күңеленә сеңеп калган.

Аларның Янек исемле ямьсез кара этләре бар иде. Аның тарихы шулай: поляк помещиклары концлагерьдан эшкә яраклы әсирләрне алып китә торган булалар. Габделәхәт абыйны Ахат дип йөрткәннәр. Поляк Янек этенә “Ахат” дип исем кушкан. Үзен эт белән тиңләгәнгә бик хурланган, исән-сау илемә кайтсам, эт алып, исемен “Янек” дип кушар идем дип үзенә сүз биргән. Шул шыксыз эт “тарихка кереп” Польша панның исемен йөрткән икән.

Еллар үтә, балалар үсеп җитте. Бик тәртипле, эшчән булып төрле эшләрдә эшләделәр. Әтиләрен бик кадерләделәр, балаларының балалары да бабалары турында сорашалар.

Үткән ел Җиңү көнендә “Үлемсез полк” чарасында оныклары аның портретын күтәреп чыктылар.

...Олы юлдан Казанлыга керә торган юл чатында зур стенд куелган, зәвыклы итеп ясалган тактадагы ветераннар исемлегендә Габделәхәт абый портреты да бар.

Нәркәс НӘБИУЛЛИНА, Казанлы авылы, Түбән Тәүде районы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836