#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Хәтер вакыттан көчлерәк” акциясендә Төмән дә катнашты

последние и лучшие новости искусства в мире

39-5Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын данлап “Хәтер вакыттан көчлерәк” бөтенроссия акциясе үтте. Чарада берьюлы 6 – Мәскәү, Ялта, Санкт-Петербург, Көньяк Сахалин, Төмән, Тубыл шәһәрләре үзара видеокүпер аша элемтәгә кереп, хәлләр белештеләр, ветераннарны тәбрикләделәр. Әлеге акция 2012 елдан РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовның «iPro» продюсерлык үзәге Мәскәү шәһәренең татар мәдәният үзәге белән берлектә быел 7 нче мәртәбә оештырды. Ә Төмән өлкәсендә әлеге проектны “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы рәисе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрид Корманов үз җаваплылыгына алды.

Бу турыда Фәрид Зәки улы: “Үткән ел Мәскәүдә узган акциядә катнашкач, үзебездә дә уздырырга хыялланган идем. Ветераннарыбызга киләчәк буын тынычлыкта яшәсен өчен күрсәткән батырлыкларына рәхмәтебезне җиткерергә бу бик отышлы идея дип саныйм. Шөкер, менә бүген шул хыялымны Төмән һәм Тубыл шәһәрләренең татар мәдәният үзәкләре җитәкчеләре Лилия Кәримова белән Гөлсинә Ташкеева, аларның хезмәткәрләре, шәһәр ветераннар советлары, актив җәмәгать эшлеклеләре Елена Камалова, Зөлфия Алишева, Ләйсән Хөрмәтуллина, матди булышлык күрсәтүче Нуретдин Ибраһимов, Азат Булатов, Дамир Айзатуллин һәм “Юлдаш” оешмасы ярдәмнәре белән тормышка ашырдык, аларга аерым рәхмәт. Киләчәктә бу чараны елына 2 кабат үткәрергә һәм уздыру урынын Төмән шәһәренең Чик сакчылары аллеясына күчерергә уйлыйбыз”, - дип үзенең фикерләре белән бүлеште.

Чараны мәдәният үзәге хезмәткәрләре Зөлфинә Минебаева белән Ринат Гарифуллин алып бардылар. Сый тулы өстәлләр артында утырган хөрмәтле кунакларны сәламләп: “Бүген сез үзара аралашып, чит шәһәрләрдә яшәүче ветераннарны, ә, бәлки, танышларыгызны да күреп, алар белән кул болгап исәнләшә, хәлләр белешә алачаксыз”, - диделәр. Ветераннарны видеокүпер аша беренче булып Ялта шәһәрендә узган акциядә катнашучы әлеге проект авторы, җырчы Ренат Ибраһимов котлады, чарада 104 ветеран катнашуын әйтеп үтте. Аннары Көньяк Сахалин шәһәренә сүз бирелде. Төмәндә көндезге сәгать 2 булса, анда кичке 8 иде. Чарада 70 кеше катнашып, иң өлкән кунакка 95 яшь булуын белдерделәр. Мәскәү шәһәренең татар мәдәният үзәге дә халык белән тулы булды. Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге залында 2 сугыш ветераны булганын, ә иң олы яшьтәгесенә 100 яшь икәнен әйттеләр. 39-4Санкт-Петербург, Төмән шәһәре ветераннары да бик актив булдылар. Хәлләр белешеп, саубуллашканнан соң, бәйрәм белән котлап Төмән шәһәр сугыш һәм тыл ветераннары советы рәисе Михаил Мансуров, Фәрид Корманов чыгыш ясадылар. Фәрид Зәки улы теләктәшлек белдереп ярдәм итүчеләргә Ренат Ибраһимов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Чара барышында сугыш ветераннары истәлекләре белән бүлештеләр, кунакларның хәтерләрен яңартып, мәдәният үзәге җырчылары сугыш чоры җыр-биюләрен башкардылар, өлкәннәребез аларга кушылып үзләре дә җырладылар, вальс әйләнделәр. Оештыручылар һәр ветеранга бүләкләр дә тапшырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836