Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Халкыбыз көтеп ала

последние и лучшие новости искусства в мире

10-7Тубыл районында татар мәдәнияте көннәре Надцы урта мәктәбендә тантаналы рәвештә йомгакланды. Шуны әйтергә кирәк, бу көннәрдә Тубыл районы мәдәният үзәге артистлары концерт программалары белән Лаемтамак, Вәрмәхле, Вәчир, Ләңче, Нешшә, Тәпкен, Янгутум, Ләчек, Күкрәнде, Шаңшы, Бәйек, Хуҗайлан авылларында бәйрәмнәр оештырдылар. Җыелган кунакларны район хакимият башлыгы урынбасары Марат Бакиев, Надцы авылы хакимият башлыгы Галина Шааф җылы сәламләп, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләребезне саклап калуда зур өлеш керткән катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, уңышлы чыгышлар теләделәр.

Аннары Абалак, Ингаир, Сетово, Түбән Әремзән, Кече Зоркальцево, Ирек, Надцы авыллары делегацияләре “Милли ашлар”, “Милли уеннар”, “Иҗади чыгыш” номинацияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Абалак авылыннан килгән “Иртеш моңнары” ансамбле башкаруында “Эх, тала, тала“, Ирек авылының “Туган тел” ансамбле башкаруындагы “Алда гомер бар әле” җырларын һәм башка чыгышларны тамашачылар бик җылы каршыладылар. Районда татар мәдәнияте көннәренең йомгаклау программасын төзегән Илсур Хисаметдинов: “Мин мондый чарада беренче мәртәбә катнаштым. Программаны коллегаларым белән бергәләп төзедек. Халык уеннарында безнең мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез чагылдырылган. Шуңа күрәдер, программага милли уеннар кертелүе урынлы булды. Татар мәдәнияте көннәрен халкыбыз көтеп алганын күрдем. Җиңүчеләр дипломнар, призлар белән бүләкләнделәр”, - диде. Сетовадан килгән катнашучыларның “Яңа кием байгысы”, Абалак авылыннан килүчеләрнең “Каеш уены”, Түбән Әремзәннәрнең - “Чүлмәк уены”, Надцы авылыныкыларның “Кошлар һәм читлек”, ингаирлыларның “Әмәл” кебек сәхнәләштерелгән күренешләре йолаларыбыз, туган телебез, мәдәниятебезнең сакланганын күрсәттеләр. Җиңүчеләрне абруйлы жюри әгъзалары билгеләделәр. “Иң яхшы иҗади номер” исеме танылган “Иртеш моңнары” (җитәкчеләре М.Нәбиева) ансамбленә бирелде. Бу ансамбль күптән түгел 20 еллык юбилеен каршылады. ”Иң яхшы делегация” исеменә Сетово авылыннан “Ясминә” коллективы лаек булды. “Милли ризыклар” пешерүче осталар исеме “Туган тел” ансамбленә (рәсемдә) бирелде. Алар талантлы җырчылар да, себер татарларының камыр ашларын пешерүче осталар да. Махсус призлар, дипломнар белән Илнур Сәитов, Ислам Мөхәммәтуллин, Лаура Садыйкова, Нәркис Нигъмәтуллин бүләкләнделәр. Концерт барышында ямь өстәп танылган җырчылар Нурхәят Шаһбанова, Зөфәр Янгулов җырладылар. Ел саен көтеп алынган татар мәдәнияте көннәре моңлы җырларга бай булды, сихри, матур биюләр белән бизәлеп, катнашучыларны, тамашачыларны сыйлы табыннар артына җыйды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836