Материалы

Халкыбызның гореф-гадәтләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем әнием Мәрьям Уразова авыл клубы мөдире вазифасын башкара. Аның бик катлаулы, җаваплы эш. Ул hәрбер бәйрәмгә төрле чаралар әзерли. Ә тормышта бәйрәм итү өчен сәбәпләр җитәрлек: Яңа ел, Нәүрүз, Сабантуй, Каз өмәсе, Җиңү көне hәм яшьләр өчен дискотекалар үткәрә.

Борын-борын заманнардан безнең көннәргә килеп җиткән бәйрәмнәр бар. Һәрберсенең үз вакыты, үз тәртибе. Яңа ел бәйрәме - Яңа елны каршы алу, Нәүрүз - яз бәйрәме. Ә безнең Вәчир авылында элек-электән килгән Балыкчылар көне уздырыла. Шул бәйрәмгә олысы-кечесе дә әзерләнә. Һәркем матур киемнәрен киеп, авылның билгеләнгән җиренә бәйрәм карарга hәм үзен күрсәтергә ашыга.

Монда иртәдән башлап урамда музыка тавышы яңгырый. Шул көннәрдә гадәттә бик эссе була. Кояштан зонт асларына яшеренеп халык татар моңнарын, гармун тавышларын тыңлый, кемнәр бииләр. Ир-атлар элек-электән килгән йола - ”көч сынашу” белән мәшгульләр. Кайберләре, кычкырып, көч биреп торалар, ә икенчеләре, кулларын күтәреп, ризасызлык белдерәләр. Халык гөж килә. Кешеләрнең йөзләрендә шатлык нуры балкый. Хатын-кызлар көянтәле чиләкләр белән елгадан су ташып ярышалар. Анда инде бик кызык нәрсәләр була, берәүләр суны чәчрәтә-чәчрәтә йөгерәләр, кемесе тагылып егыла, халык көлә, як-якта шау-гөр килә. Иң кызык ярышу - ”капчык киеп” йөгерү, шулай ук кем абынып егыла, тагын торып йөгерә, чөнки җиңеләсе килми бит. Күзләрне бәйләп чүлмәк вату, баганага менү, бүләк сайлап алу уеннары да бик күңелле уза, читтән карап чын күңелдән көлүләре генә нигә тора! Көзен тагын бәйрәмнәр башлана - авыл клубында Каз өмәсе, Аулак өй, Туй йолалары кебек чаралар үткәрелә. Һәр бәйрәмдә авылның өлкәннәре дә, урта яшьтәгеләр дә hәм укучылар да катнашалар. Клубта Өлкәннәр көненә багышланган чараны бөтен авыл халкы көтеп ала. Анда инде мул азык-төлек әзерләнгән өстәлләргә утырып чәйләр эчеп, сәхнәдән концерт карап, шаулап-гөрләп, җырлап-биеп күнел ачалар. Аннары тагын көтеп алынган бәйрәм килеп җитә.Ул бәйрәмгә инде hәркем үзенчә әзерләнә. Шыгрым тулы клубта әниләрне котлап моңлы җырлар, шигырьләр яңгырый. Күз яшьләрен мөлдерәтеп әниләр җыр-моң тыңлыйлар. Аннары озак калмый Яңа ел бәйрәме килеп җитә. Бәйрәм уңаеннан бар халыкны, әти-әнием, әбиемне, туганнарым, укытучыларым, дусларымны бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, байлык-муллык hәм дөньяга тынычлык телим. Мин үземнең Тубыл районында яшәвем белән горурланам hәм аның яңа уңышларга ирешүен телим!

Юлианна УРАЗОВА, 5 нче сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума