#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Халыкара бәйгедә җиңүче

последние и лучшие новости искусства в мире

25-10Лиана Тузмөхәммәтова әле Төмән районы, Ямбай мәктәбендә 5 “А” классын гына тәмамлады. Укуда алдынгылар рәтендә баруга карамастан, бию секциясенә һәм авыл мәдәният йортына рәсем түгәрәгенә (җитәкчесе Лилия Хәлиуллина) йөрергә өлгерә. Быел “Созвездие” балалар иҗаты йортында “Сәнгать” студиясендә дә (җитәкчесе Наталья Суровцева) осталыгын арттырырга уйлаган.

Ә рәсем ясау белән кечкенәдән үк кызыксына, балалар бакчасында аның бу сәнгать төренә игътибарын тиз күреп алганнар. Рәсемнәрен бакчадагы күргәзмәләргә куйганнар, бәйгеләргә җибәргәннәр. Мәктәп еллары инде Лиананы яңа үрләргә әйди. Ул рәсем ясау серенә ныграк төшенергә авыл мәдәният йортына Рәйфә Хучәхмәдова җитәкчелегендәге сәнгать түгәрәгенә йөри башлый.

- Лиана безгә 1 класста ук килде. Башта рәсемнәре балаларча иде. Тик ул һәр аңлатуны, киңәшне дөрес итеп сеңдереп, ачуланмыйчан кабул итә белү һәм эшләрен ахырына җиткерә алу сыйфаты белән дә башкалардан аерылып торды. Болар сәнгать кешеләре характеры өчен бик кирәкле. Алга таба сурәтләү серләренә дә өйрәнде, аларда осталык, мәгънә чагыла башлады. Төрле район, өлкә күләмендәге бәйгеләрдә Лиана рәсемнәре җиңүгә ирештеләр. Безнең өчен аеруча истәлеклесе, горурланырлыгы Бөтендөнья татар Конгрессы оештырган “Бәхетле балачак” Бөтенроссия балалар иҗаты интернет-бәйгесе булды. Лиана 650ләгән бала катнашкан ярышта 2 урын яулады. Ул аннан тагын да илһамланып, Казанны күреп, татар мәдәнияте белән танышып кайтты, - дип сөйләде Рәйфә апа.

Район күләмендәге “Таң йолдызы” балалар иҗаты фестивалендә Лиана ел да катнашып килә һәм гел төрле дәрәҗәдәге лауреат дипломнары белән бүләкләнүгә ирешә. Аның тагын да Ямбай мәктәбенең юбилее, Төмән шәһәрендә Раштуа бәйрәме уңаеннан узган, “Су асты дөньясы” Бөтенроссия балалар иҗаты бәйгеләрендә алган дипломнары бүлмәсен бизиләр. Рәсем белән бергә төрле кул эшләрен ясарга да ярата. Параллель рәвештә төрле темаларга әзерләнгән иҗат җимешләре белән дә катнаша, алар да аның җиңүләре санын арттыралар.

Ә менә Лианабыз быел тагын Казан шәһәренә барып кайтты. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылган танылган җәмәгать эшлеклесе, популяр татар драматургы Туфан Абдулла улы Миңнуллинның  иҗатына багышланган III Бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесенең тантаналы өлешенә чакырылган иде ул. Ерак һәм якын чит илләрдән (Канада, Литва, Кыргызстан), Россия Федерациясе төбәкләреннән (Башкортостан, Мари Эл республикалары, Киров, Пенза, Төмән, Ульяновск өлкәләре), Татарстан Республикасы районарыннан һәм шәһәрләреннән 3 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар катнашкан 100дән артык эш җибәрелгән бу чарада инде Лиана 1 урын алу бәхетенә иреште. Аның карандаш белән оста ясалган Туфан ага Миңнуллин портреты 304 кеше күңеленә хуш килеп, күренекле шәхесебезнең кызы Әлфия ханымның да мәхәббәтен яулаган. Әлфия ханым үзенә махсус бүләк тапшырганда: “Әтиемне яшь итеп ясагансың, бик матур булган”, - дип рәхмәтен белдерде. Лиана Казанның күркәм урамнарына, гаҗәеп Колшәриф мәчетенә, горур Муса Җәлил һәйкәленә, биек Сөембикә манарасына, мәһабәт Кремльгә, чәчәкләр белән бизәлгән урамнарына сокланды. Бәйгедә катнашучылар белән дуслашып та өлгерде.

Әти-әнисе аның эшен югары бәяләп, барлык тавыш бирүчеләргә олы рәхмәтләрен юллыйлар.

Бу тыйнак кыз быел тагын да Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Татар халык әкиятләре эзләре буйлап” Бөтенроссия балалар рәсемнәре бәйгесенә “Гөлчәчәк” татар халык әкияте буенча әзерләнгән эшен җибәргән иде. Анда илнең 65 төбәгеннән килгән 363 рәсем арасында 11 – 14 яшьлекләр буенча номинациядә беренчелекне алуы – биш еллык шөгыльләнүнең күркәм нәтиҗәсен күрсәтә. Димәк, тырышлык бушка китмәгән. Оештыручылар шалтыратып котлаганда, әнисе Ларисага олы рәхмәтләрен белдереп, жюри утырышында фикер алышу вакытында күренекле рәссамнар, белгечләрнең бертавыштан Лиананың “Гөлчәчәген” иң яхшысы итеп бәяләүләрен хәбәр итәләр. Кызга сәләтен арттырырга, тагын да ныграк шөгыльләнергә киңәш бирәләр, мөмкинлекләренең зур икәнен белдерәләр.

Лиана портрет ясау кебек авыр ысулны үз итә, күбрәк рәсемнәре гади һәм төсле карандаш, гуашь, төсле акбурлар, буяулар ярдәмендә туалар. Бала вакытта күргәннәрен рәсем аша аңлаткан сабыйлар акрынлап форма, материалны аңлый башлыйлар, фикерләү сәләтләре үсә. Рәсем аркылы аларның характерларын да тасвирларга була. Рәсем ясауны сәләтлеләре генә алга таба дәвам итәләр. Гомумән, галимнәр рәсем ясауның тәрбияви мәгънәсе турында да язалар. Бу шөгыль аның логик фикерләвен, фантазиясен, күзәтүчәнлеген, үз-үзенә ышанычын да арттыра икән. Лианага да әлеге сәләтен үстерергә, тагын да зуррак җиңүләр яуларга насыйп булсын. Бәлки киләчәктәге халкыбызның танылган рәссамы беренче адымнарын үтә булыр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836