Материалы

Хатын-кызлар бәйрәме Тубылда

последние и лучшие новости искусства в мире

11-26 нчы март көнне Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең тамашачылар залы төрле яшьтәге хатын-кызлар, катнашучылар белән шыгрым тулы булды. Бәйрәмчә бизәлгән зал, артистларның яңа милли костюмнары, бәйрәм программасына яңа чыгышлар өстәлүе кунакларның кәефен күтәрде. Мөнәвәрә Андрущик җитәкчелегендә “Мирас” бию ансамбленең шәрыкъ биюе белән ачылган, җыр, нәфис сүз белән үрелеп барган концерт бер тында узды. Алып баручы Банисә Ниязова хатын-кызларны бәйрәм белән котлап матур шигъри юллар багышлап, исәнлек-саулык, уңышлар, бәхет теләде.

Җыр-биюгә оста артистларыбыз Хәсән Хучашев, Динара Әбсәламова, Изил Кәримов, Гыйззәт Әминов, Сөнгатулла Бекенинның, “Ләйсән”, ”Сүзге”, ”Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары”ның чыгышларын алкышлар белән каршы алдылар. Тамашачы белән тулы зал алдында “Яңарыш” газетасы редакциясе исеменнән газетага яздыру кампаниясендә актив катнашучы Н.Вафеева, Р.Яхина, Ф.Локманова, А.Симоновага (рәсемдә) Рәхмәт хатларын тапшыру тантанага тагын да ямь өстәде.11-1 ”Яшьлеккә сәяхәт”, “Себер нурлары” ансамбльләре җырчыларына мәдәният үзәге җитәкчесе Сафиулла Ильясов: ”Гомерегез сөенечтә, бәхеттә үтсен, балаларыгызның игелеген күреп, бәрәкәтле тормышта яшәвегезне һәм иҗат уңышлары телим”, - дип бүләкләр тапшырды. Рәшидә Бакиеваның, Роза Яхинаның күңел түренә үтеп керерлек чыгышларын һәркем әһәмият белән тыңлады. Әлеге чара чәй табыны артында, милли ризыклар белән сыйланып, әңгәмә корып тәмамланды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума