Материалы

Хезмәт – бәхет китерә

последние и лучшие новости искусства в мире

47-6Бөтен дөньяга танылып бара торган Ялутор әбиләре күптән түгел Альтуризм социаль-эшмәкәрлек проектына нигез салучы Екатерина Затуливетер белән очраштылар. Бу ханым 3 елдан бирле туристлар төркеме туплап, аларны илебезнең кечкенә шәһәр-авылларына алып бара. Төркем белән бергә андагы төрле проблемаларны хәл итүдә, тормышларын яхшыртуда катнашалар: коеларны яңарталар, урманнарны тәртипкә китерәләр һ.б. Җирле халыкның өйләрендә урнашып, аларның мәдәнияте, көнкүреше белән танышалар.

Екатерина үзе әлеге очрашу турында бик җылы фикерләрен язып куйган:

- Бу шәһәрчекнең “Ялутор” дигән исемен башта исемдә калдыра алмадым, ә монда килүгә үк аны инде онытмаячагымны аңладым. Ялуторда мине “Әбием” проектында катнашучылар каршы алдылар. Алар социаль эшмәкәр Әлфия Кәбирова җитәкчелегендә эш итәләр. Бу көнне иртән татар милли ашларын пешереп, бергәләшеп мәтрүшкәле татар чәен эчтек. Ул арада әбиләр үзләре белән таныштырдылар.

Наҗия апа бәйләү, тегүдә оста, әле аның теплицасы искитмәле. Җәен төрледән- төрле чәчәкләр үстерергә ярата. Икенче Наҗия апа бик тыйнак, беркайчан да үзе турында сөйләми. Галия апа шәңгәләр һәм гаҗәпләнерлек бавырсаклар пешерә. “Камырын 45 минут басарга кирәк”, - ди ул. Кызлар белән мастер-класслар үткәрә. Фәйрүзә апаның монда күчеп килгәненә әле 3 кенә ел икән, башта күченүне авыр кичергән - нык авырган. “Башка авырмаячакмын. Проектта катнашуыма кызым да шат”, - ди ул.

Шулай Хәйрия, Зәйтүнә, Җәмилә, Мәрьям апалар турында сөйләп, мактап чыга. Берсенең кул эшләре һәркемгә үрнәк булса, икенчесе өстәлне төрле пешкән әйберләр белән тутыра. Проектны оештыручыларның берсе – күп балалы әни Гөлнара да Ялуторда яши, гел әбиләр янында.

Әбиләрнең сәяхәт итәсе, Индрәй, Муллаш авылларына барасылары килүләрен яза. Үзләре дә еш кунаклар кабул итәләр. Тиздән яркәүлеләр киләчәкләр. Ә инде Альтуризм проекты буенча кунакларны киләсе елның июнь аенда кабул итәчәкләр. Җәен рәхәтләнеп саф һавада чаралар үткәрү, сөйләшеп утыру өчен урын ясарга әзерләнәчәкләрен белдерделәр.

Шулай итеп, күңелле, җор телле Ялутор әбиләренә сокланып, ошатып, июнь урталарында килергә вәгъдә биреп кайтып киткән Екатерина Затуливетер. Кунаклар әбиләрдә яшәячәкләр. Алар сый-хөрмәт өчен акча алырга риза булмагач, төзелеш материалларын алырга ярдәм итәргә сүз куештылар.

Шушындый кызыклы очрашулар еш үткән “Әбием” проектында катнашучылар күрше район, төбәкләр белән элемтәгә керәләр, яңадан-яңа тауарларын тәкъдим итәләр. Борынгы алым белән тегелгән татар кәләпүше янына хәзер бал, мәтрүшкәле татар чәе, милли бизәкле әйберләр, мамык шәл һәм башкалар да өстәлде, аларның җитәкчеләре Әлфия Кәбирова гел эзләнүдә, танышуда, яңа элемтәләр булдыру юлында.

Әниләр көне уңаеннан илебез үсешендә зур өлеш керткән – күп еллар төрле эшләрдә хезмәт иткән, әле дә тик тормаучы бу шәфкатьле әбиләрне, әниләрне чын күңелдән тәбриклибез.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума